Россия сумы үзенең тотрыклылыгы белән таң калдыра. Соңгы айларда ул дөньядагы иң нык валюталарның берсе буларак танылды. Сәяси җитәкчелек моны Россия икътисадының ныклыгы, тотрыклылыгы билгесе итеп күрсәтергә тырыша. Әмма «куәтле» сум ил бюджетына аю хезмәте күрсәтә: казнада акча кытлыгын тудыра торган мөһим факторларның берсенә әйләнә. Шуңа күрә Финанс министрлыгы сумны йомшарту хыялы белән яна.
Элек бу бик җиңел тормышка ашырыла иде. Нефть бәясе түбәнәю белән сум курсы да түбән китә һәм кара алтын бәясе долларларда түбән булса да, сумнарда югары саклана. Экспортчылар, валюта сатып, бюджетка сумнарны мул түли. Милли байлык фонды да долларларда сакланганлыктан, сумнарда кыйммәте үсә. Бюджетта акча җитми башласа, фондтагы маяны сатып, казнаны җиңел тутырасың. Көнбатыш Россиягә санкцияләр керткәч, бу рәхәтлек юкка чыкты.
Моңарчы гадәтләнгән вазгыятькә каршы килеп, сум түбән тәгәрисе урынга югары үрмәләде. Моның объектив сәбәпләре күп иде. Бердән, Хөкүмәт экспортчыларга барлык валюта керемнәрен сатуны мәҗбүри итеп куйды. Икенчедән, Үзәк банк төп ставканы шулкадәр күтәрде: банк депозитында сум үрчетү валюта сатып алуга караганда отышлыракка әйләнде. Өченчедән, илдән капитал кача алмый башлады, санкцияләр комачаулады. Россиядәге вазгыятькә бәйле булмаган тагын бер фактор бар: АКШ доллары башка валюталарга карата йомшарды, курсы түбәнәйде. Долларның элекке абруе кимеде. Долларның иске купюраларын күп илләрдә банклар кабул итми башлады. Син чит илгә чыкканда сатып аласың, ә тегендә ул кәнфит кәгазенә дә тормый, чөнки алыштырмыйлар. Бу – бик көчле психологик фактор, ышаныч беткән валютаны сатып алырга теләүчеләр сирәгәйде. Шулар барысы бергә җыелып, сумның тотрыклылыгын, ныклыгын тәэмин итте. Ләкин долларның зәгыйфьлеге импортны арзанайтмады.
Югарыда саналган сәбәпләр юкка чыгарга тора. Экспортчыларга мәҗбүри валюта сату таләбе бетерелде. Үзәк банк киләсе утырышта төп ставканы кискен төшерер, дип көтәләр. Рәсми Россия матбугаты: «Сум өстендә болытлар куера», – дип яза. Сумны йомшарту бюджет дефицитын киметәчәк. Дөрес, кытлык халык кесәсенә күчәр. Безгә түләргә туры киләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез