Язманың табышмакка охшаган исеме җавабын планетадагы сәяси атмосфераны күзәтеп баручылар яхшы белә. Соңгы атналарда Якын Көнчыгышта җиңелчә борылыш күзәтелә. Яңа Сүрия хөкүмәте мөһим дипломатик җиңүләргә ирешә. Илнең яңа Президенты Әхмәд әш-Шәраның актив тышкы сәясәте җимешләрен бирә: Евросоюз бу илдән санкцияләрнең алынуы турында игълан итте.
Шундый ук белдерү АКШ тарафыннан да яңгырый. Америка Кушма Штатларының Төркиядәге илчесе һәм шул ук вакытта Сүрия буенча махсус вәкиле Том Баррак якшәмбе көнне Вашингтонның Әнкара, Фарсы култыгы илләре һәм Европа белән бергә Сүрия халкын яклау һәм илне торгызу юнәлешендә «иңгә-иң» эшләячәген белдерде. «Хәзер без армияләр белән дә, лекцияләр белән дә түгел, ә сүриялеләрнең горурлыгын хөрмәт итеп һәм аларның үсешенә өлеш кертүгә әзер булу белән эш итәбез», – дип билгеләп үтте ул «Экс» социаль челтәрендәге язмасында.
Кызыклы метаморфоза, шулай бит. Әхмәд әш-Шәра Трамп белән очрашканнан соң, Израиль хәтта Сүрияне утка тотудан туктады. Димәшкъның сиончылар белән килешү төзү ихтималы турында рәсми хәбәрләр ишетелә. Бу Сүриянең революцион көчләре арасында кискен ризасызлык тудыра. Яңа фетнә башлану куркынычы үсә. Беренче карашка вакыйгалар бернинди мантыйкка да сыймый төсле. Ничек инде «террорчы» дип аталган радикаль көчләр (кайчандыр Әхмәд әш-Шәраның башы өчен 10 миллион доллар вәгъдә иткән указга Трамп имза салган иде) үз дошманнары белән килешүгә бара? Ләкин искә төшерик: декабрь аенда «Ватаным Татарстан»да «Сүрия сабаклары» дигән язма бирдек. Анда: «Революцион хөкүмәт исә АКШ белән дә, Россия белән дә сөйләшүләр алып барачак һәм хәтта Израиль белән дә килешү төзергә мөмкин», – дигән юллар бар. «Ватаным»ның сәяси тоемлавы чынбарлыкка йөз процентка туры килә.
Халыкара мәйданда Израильнең эшләре исә мактанырлык түгел. Көнбатышның эре державалары – аның иң якын аркадашлары – сиончыларга санкцияләр белән яный. Тель-Авив бөтен чикләрне узып китте чөнки. Рәсми Израиль сәясәтчеләренең белдерүләрендә вәхшилек тавышы көчле яңгырый. Кнессетның вице-спикеры Ниссим Ватури шундый геноцидка чакырды: аның белдерүен хәтта ясалма акыл татарчага тәрҗемә итүдән баш тартты. «Бу текстны татарчага тәрҗемә итү кешелек кыйммәтләренә каршы килә», – диде. Бу уңайдан Көнбатыш лидерлары тышкы яктан гына булса да нәфрәтләнми кала алмый, әлбәттә. Чөнки сиончыларга дөньякүләм протест көчәя. Эш шуңа барып җиттте: сул радикаллар вәкиле Америкада Израиль илчелегенең ике хезмәткәрен атып үтерде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез