Газлы эчемлек. Төнге суыкта шешәдәге гадәти суның катып китүеннән әллә ни зыян булмас анысы. Ә менә салонда яки багажникта газлы су калса, бәла чыгасын көт тә тор! Бозга әйләнгәндә, газлы судагы һава куыкчыклары суны бик тиз киңәйтә. Шул сәбәпле шешә шартларга мөмкин. Ә инде салон эчендә лимонад-фәлән шартласа, аллы-гөлле төсләргә кергән машинаны «химчистка»га ук тапшырырга туры киләчәк.
Дару. Машинада беркем дә белә торып калдырмас анысы. Ләкин онытыла калса, бөтен сихәте юкка чыгачак. Мондый даруны чүплеккә генә ыргытырга кала.
Консервлар. Консерв банкаларында гадәттә су да була. Болары да, аеруча суыкта берничә көн торса, шартларга мөмкин. Моннан тыш салкында еш кына банканың герметиклыгы югала. Шуңа күрә мондый продуктны кулланмаска киңәш ителә.
Көнкүреш химиясе. Су нигезендә ясалган буяу суыкта машинада бер төн кунганнан соң яраксызга чыга. Савыт-саба яки пыяла юу өчен билгеләнгән сыекча, составында су булу сәбәпле, шартлый. Кер юу порошогын да суыкта калдырырга ярамый: юкса, чистарткыч матдәләренә зыян килеп, керне начар юа башлаячак.
Электрон приборлар. Суыкта машинада бер төн кунган смартфон-фәләнне җылыга алып кергәч, эчендә конденсат – су тамчылары барлыкка килергә мөмкин. Ә аның электрониканы сафтан чыгарасын көт тә тор! Мондый приборны бер генә остаханә дә гарантия буенча ремонтламаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез