Газетага язылу

Светлана Захарова студентлар белән очрашты

Бала хокуклары турындагы Конвенция кабул ителү көне уңаеннан, Казан кооператив институты студентлары Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Светлана Захарова белән очрашты.

«Барыбыз да үз хокукларыбызны яхшы беләбез, әмма алар белән янәшә җаваплылык һәм бурыч барын онытып җибәрәбез. Әйдәгез, бүгенге аралашуны мөмкин кадәр файдалырак итик. Мин бүген сезнең янга рәсми вәкил түгел, дус буларак килдем», – дип мөрәҗәгать итте студентларга Светлана Захарова.

Белгечләр чыгышлары аша студентлар балигъ булмаган балаларның җинаять җаваплылыгы, киберкуркынычсызлык кагыйдәләре белән танышты, борчыган сорауларына җавап алды. 

«Бүгенге эшләрегез дә, бүген кабул иткән карарларыгыз да киләчәк тормышыгызга йогынты ясый. Һәрберсе тормышыгызда эз калдыра. Эзегез нинди булуы үзегездән тора», – дип, белгечләр укучыларны һәрвакыт уяу булырга өндәде.

Моннан тыш, Светлана Захарова студентлар арасында узган «Без белергә тиешле законнар» бәйгесе җиңүчеләрен дә бүләкләде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре