СВО ветераннарына икенче югары белемне бушлай алу хокукын тәкъдим иткәннәр

СВОда катнашучыларга икенче югары яки махсус һөнәри белемне бушлай алуга рөхсәт бирү кирәк. Дәүләт Думасы депутатлары Сергей Миронов һәм Дмитрий Гусев, башлангычның Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнүен искәртеп, шул хакта белдергән, дип яза “NEWS.ru”.

Депутатлар фикеренчә, бу чара фронттан кайтучыларга тыныч тормышка җайлашу мөмкинлеге бирәчәк. Бигрәк тә яралану сәбәпле яки башка сәбәптән элекке хезмәт урынында эшли алмаганнарга.

Миронов белдергәнчә, закон ветераннарга яңа һөнәр үзләштерү һәм киләчәккә ышанычлы төстә карау мөмкинлеге ачачак. Аның басым ясап әйтүенчә, дәүләт үзен саклаучыларга ярдәм итәргә тиеш.

Гусев искәртеп үткәнчә, хәзер фәкать сәнгать өлкәсендә яки хәрби өлкәдә генә түләүсез икенче югары белем алырга мөмкин. Аның сүзләренә караганда, мондый чикләү хәрбиләрнең ихтыяҗын исәпкә алмый һәм аларга яңа һөнәргә өйрәнүгә комачаулый. Аның фикеренчә, закон проекты бу гаделсезлектән коткарырга тиеш.

Парламентчы билгеләп үткәнчә, документ ветераннарга чыгымсыз гына теләсә нинди юнәлешне сайлап алу мөмкинлеге бирәчәк, Дәүләт исә илне саклаучыларга шул рәвешле ихтирамын һәм ярдәмен күрсәтәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре