Махсус хәрби операция ветераны, лейтенант, «Батырлар. Герои Татарстана» СВО программасы буенча конкурс нигезендә сайлап алуда җиңгән Кирилл Дмитриев Запорожье хәрбиләренә һәм Херсон өлкәсенең Красноперекопск мәктәбе укучыларына гуманитар ярдәм тапшырган. Кирәк-яракны Казан епархиясе вәкилләре һәм республикада яшәүчеләр җыйган. Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр иткән.
Дмитриев сәфәре барышында полкташлары, балалар һәм укытучылар, мәктәп директоры белән аралашкан. Аның әйтүенчә, педагоглар, килеп туган вазгыятькә карамастан, балаларга ничек тә күбрәк белем бирергә тырыша.
«Хәрбиләрнең кәефе күтәренке. Балаларның йөзләрендә елмаю чаткылары һәм уңай хис-тәэсирләр. Битараф булмаганнарның һәрбарчасына рәхмәт», – дигән Дмитриев.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез