«Машинамда туп-туры өйгә кайтып китәчәкмен...» Татарстанда махсус хәрби операция зонасында авыр тән җәрәхәте алган хәрбиләргә автомобиль ачкычлары тапшыра башладылар. Кул белән идарә ителүче тәүге «Гранта»га 22 яшьлек Гадел Уркунбаев утырды.
Хәрбигә машина ачкычын «Ватанны саклаучылар фонды»ның республикадагы бүлеге каршында тапшырдылар.
– Бу – беренче, тик соңгы ачкыч түгел, – диде тантаналы чарада фондның төбәк бүлеге җитәкчесе Гүзәл Удачина.
Махсус хәрби операция зонасында авыр тән җәрәхәтләре алып, хәзерге вакытта инвалид коляскасында хәрәкәтләнүче ветераннарны машина руленә утыртканчы, шактый юл узарга туры килүен дә искәртте ул. «Быел апрельдә «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды җитәкчесе Анна Цивилева, хәрбиләргә гамәлдә булган ярдәм чараларын киңәйтүне сорап, Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итте. Аерым алганда, сүз Ватан сагында авыр тән җәрәхәтләре алып, бүген мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнә алмаучылар турында барды. Президент тәкъдимне хуплады һәм 29 майда бу хакта закон имзаланды. Оештыру эшләрен дә башкарып чыктык. Хәрбиләр өчен махсус эшләнгән, кул белән идарә ителүче тәүге «Гранта» автомобилен Гадел Уркунбаевка тапшырабыз», – диде ул.
Форсаттан файдаланып, Гүзәл Удачина хәрбине мактап та алды.
– Әле яшь булуына да карамастан, Гадел – бик тә җитди, максатчан егет. Аңа автомәктәптә махсус әзерлек узу да җиңел бирелде, – диде ул.
Гадел исә машина ачкычы алу шатлыгыннан бераз каушап та калды. «Сезгә ни сөйлим соң, мин – гап-гади егет», – диде ул үзен урап алган һәм сорау арты сорау удыра башлаган журналистларга.
– Матур сүзләр белмәсәм дә, миңа гел ярдәм күрсәтеп торучыларга чиксез рәхмәтемне әйтәсем килә, – диде Гадел Уркунбаев. – 18 яшьтә армиягә киттем. Шунда контракт төзедем. Харьков юнәлешендә билем һәм бер аягым каты яраланды. Хәзер реабилитация узам. Алга таба дәвалану эше җиңеләячәк, юлда йөрергә «тимер ат»ым бар.
Коляскадан рульгә күчеп утыргач, Гадел фонд ишегалдында йөреп тә күрсәтте. «Машина гадәти автомобильдән бернәрсәсе белән дә аерылмый. Кул белән идарә итүгә корылган, шул гына. Мондый машинада йөрергә 7–8 ай укыдым. Инструкторым гел янәшә булды. Рәхмәт аңа. Мин барысыннан да канәгать. Бернәрсәгә дә үкенмим. Чын ир-ат Ватан алдындагы бурычын үтәргә тиеш. Контракт төзергә теләүчеләргә дә киңәшем шул: бу адымга аңлап барган ир-ат куркып калмаячак. Без булмасак, кем?!» – диде Гадел Уркунбаев.
«Рульдә иң беренче итеп кая юл тотачаксың?» – дип тә кызыксындылар аннан. «Машинамда туп-туры өйгә кайтып китәчәкмен», – дип җавап бирде егет.
Тантаналы чарада тагын өч хәрбигә автомәктәптә укырга сертификатлар тапшырдылар. Димәк, Гадел салган юл озын булачак әле. Аларга махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча Татарстан мөфтие урынбасары Мансур Җәләлетдинов та ак юл теләде. «Республикада СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына зур ярдәм күрсәтелә. Үзебезнекеләрне ташламыйлар. Без, Диния нәзарәте дә, махсус хәрби операция зонасына берничә тапкыр барып кайттык. Киләсе атнада тагын юлга җыенабыз. Буш кул белән түгел, хәрбиләр сораган бөтен нәрсәне алып барырга тырышабыз. Алар дога китаплары, Коръән, намазлыклар да алып килүебезне үтенә. Матди яктан гына түгел, ә рухи яктан да ярдәм кирәк. Шул исәптән туган якка әйләнеп кайткач та. Каты яраланганнарга машина тапшыра башлау – бик яхшы үрнәк», – диде Мансур хәзрәт.
https://vatantat.ru/2024/09/152308/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез