СВОда катнашучылар алгы сызыктагы хәрбиләргә ярдәм итүләре өчен Түбән Кама районында яшәүчеләргә рәхмәт сүзләре белән видео яздырган. Роликны муниципалитет башлыгы Радмир Беляев үзенең телеграм-каналына урнаштырган, дип яза «KazanFirst».
– Түбән Кама районы хакимиятенә, хәйриячеләр, волонтерлар, эшмәкәрләргә, гомумән, бу эштән читтә калмаган барча кешегә чын күңелдән рәхмәт җиткерергә телибез. Безгә тагын бер зур партия агач материаллары китерделәр. Бүгенгә бик кирәкле гуманитар йөк бу. Аның ярдәмендә гомеребезне саклап калу мөмкинлеге бирердәй яшеренү урыннары булдырыла, – дип мөрәҗәгать иткәннәр махсус хәрби операциядә катнашучылар районда яшәүчеләргә.
Беляев аңлатып үткәнчә, район халкы СВО зонасындагы хәрбиләргә 50 тонна агач материаллары җыеп тапшырган. Район хакимияте башлыгы үзе дә гуманитар йөк туплап озатуга катнашы булганнарның барчасына рәхмәт белдергән.
«Без барыбыз бергә бик көчле тыл булдырабыз. Ә аны егетләребез хәтта өйләреннән еракта да сизеп тора. Без бергә! Без, һичшиксез җиңәчәкбез!» – дип йомгак ясаган ул сүзенә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез