СВО зонасында чолганышта калган Украина хәрбиләренең хәле кискен начарлануын әйткәннәр

Купянск һәм Красноармейск шәһәрләрендә чолганышта калган Украина хәрбиләренең хәле кискен төстә начарланган. Бу хакта Россия Оборона министрлыгы белдерде, дип яза “Российская газета”.

Хәрби ведомство мәгълүматларына караганда, Украина Кораллы көчләре Россия армиясе һөҗүменнән һәм даими рәвештә алга ыргылуыннан зур югалтулар кичерә. Аларның хәле көннән-көн авырлаша. Купянск һәм Красноармейск шәһәрләрендә чолганышта калучыларның, үз ихтыяры белән әсирлеккә төшүдән тыш, башка чарасы калмаган.

Шулай ук Оборона министрлыгы Владимир Зеленскийның, янәсе, Купянскида 60лап рус хәрбиенең булуы, Украина солдатларының анда “чистарту” эше алып баруы турындагы сүзләренә ачыклык керткән.
Хәрби ведомствода билгеләп үтелгәнчә, йә Киев режимы башлыгының, Украина Кораллы көчләре башкомандующие Сырскийның ялганга корылган докладларын тыңлап, чынбарлыктан тулысынча аерылуын, яки, киресенчә, Купянскида бик авыр  хәл урнашуын белеп тә, Украинада яшәүчеләрдән һәм Көнбатыштагы спонсорларыннан дөреслекне яшереп калдырырга маташуы белән аңлатылырга мөмкин бу.

Исегезгә төшерәбез: 26 октябрьдә Россия Кораллы көчләре Генераль штабы башлыгы Валерий Герасимов Россия Президенты Владимир Путинга ВСУның бик зур төркемнәренең Купянск, Красноармейск һәм Димитров шәһәрләрендә чолганышта калу турында белдерде.
Шуннан бирле Украина хәрбиләре һәр көн саен чолганыштан чыгу омтылышы ясый, әмма Россия хәрбиләре аларның мондый омтылышларына чик куя.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре