Россия Кораллы көчләре Генераль штабы башлыгы Валерий Герасимов йөрәк-кан тамырлары хирургы Вадим Горбуновны Пирогов ордены белән бүләкләгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Пирогов ордены Россия Федерациясе гражданнарына гадәттән тыш хәлләр, эпидемияләр, хәрби хәрәкәтләр шартларында һәм гомер өчен куркыныч янаган башка шартларда медицина ярдәме күрсәткәндә фидакарь табибларга тапшырыла.
Вадим Горбунов махсус хәрби операция зонасында һөнәри бурычын үти.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез