СВО зонасында мәхәббәтен очраткан

Уфадан махсус хәрби операциядә катнашучы Данил фронтта Херсон өлкәсеннән Мария белән танышкан. Бу хакта "Кызыл таң" яза. 

Хәрби аны әти-әнисе белән таныштыру өчен туган ягына алып кайткан. Яшьләр мөнәсәбәтләрен законлаштырырга карар кылган. Бу хакта башкаланың Дим районы башлыгы Антон Тарасов язган.

"Өлешчә мобилизация Данилның язмышын кискен үзгәртте. 2022 елның сентябрендә ул, йөзләгән батыр егетләр белән беррәттән, илебез чикләрен сакларга китте. Шул чагында ул әлеге хәл үзенең гадәттәге тормыш рәвешен үзгәртү генә түгел, язмышын очратырга да ярдәм итәр, дип уйламагандыр да.

Мария Херсон өлкәсендә туган. Очрашу бөтенләй очраклы рәвештә була, Данил поселокка азык-төлек алырга барганда. Мариянең матур елмаюы һәм гаҗәеп кара күзләре егетне беренче күрүдән әсир итә. Яшьләр аралаша башлый һәм бераздан бер-берсеннән башка яши алмауларын аңлыйлар.

Яшьләр Данилның туган ягында - Дим районында, аның кыска вакытлы ялы вакытында өйләнешергә карар кылган. Башкортстанга Мария беренче тапкыр кайта. Яугирнең гаиләсе кәләшне шатланып һәм колач җәеп каршы алган. Мария әйтүенчә, район аңа бик ошаган. Данил аңа Дим, Уфа, республика турында күп сөйләгән һәм ул монда булуына бик шат. Тиздән Данил хезмәтен дәвам итү өчен кире китәчәк, ә аның хатыны тылда эшләячәк һәм Җиңүне якынайтырга ярдәм итәчәк», — дип язган Антон Тарасов үзенең telegram-каналында.

Инде хәбәр иткәнебезчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезедә, республикада контракт төзегән кешеләргә бер тапкыр түләнгән акча күләме 1,5 миллион сумга кадәр җитә. Тулырак мәгълүматны 8 (800) 222-59-00, 117 номерына шалтыратып яки heroes-tatarstan.ru сайтына кереп белешергә була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре