Телеграм-каналларда “За Татарстан”. “За Елабугу” һәм “За Нижнекамск” дип язылган снарядлар тоткан хәрбиләрнең фотосурәтләре пәйда булган.
Телеграм-каналларда Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучы егетләренең фотосурәтләре пәйда булган. Аларның кулларында – За Татарстан”. “За Елабугу” һәм “За Нижнекамск” дип язылган артиллерия снарядлары. Хәрбиләр бүген иртән Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очкычларның һөҗүменә шул рәвешле “җавап” әзерләгән, күрәсең, дип яза “Татар-информ”.

Исегезгә төшерәбез: бүген иртән пилотсыз очкычлар Алабугада “Политех”көллиятенең тулай торагына һәм Түбән Каманың “ТАНЕКО” заводына һөҗүм иткән. Нәтиҗәдә 6 кешегә зыян килгән. Шуның өчесе – хастаханәдә. Аларның гомере һәм сәламәтлегенә берни янамый.
Татарстан Рәисенә Алабуга һәм Түбән Камадагы хәлләр турында җиткереп барыла. Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, республикада яшәүчеләргә тынычлыкта калырга, куркуга бирешмәскә өндәп мөрәҗәгать итте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез