Федераль иминлек хезмәте хезмәткәрләре Камчаткада җинаятьчел төркемне тоткарлаган. Алар махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбидән акча янап алмакчы булганнар. Бу хакта “РИА Новости” ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Петропавловск-Камчаткада дүрт ир-ат яраланганнан соң реабилитация узучы хәрбидән 2 миллион сум таләп иткән.
“Шикләнелүчеләр, СВОда катнашучыга карата көч кулланып, имештер, җинаятьчел төркем лидерына (берничә тапкыр хөкем ителгән) бурычлы булуы турында расписка язарга мәҗбүр иткән. ФСБ хезмәткәрләре аларны тоткарлаган”, – дип сөйләп үтелгән ведомствода.
Эчке эшләр министрлыгының Камчатка крае идарәсе “Янау” статьясы буенча җинаять эше кузгаткан. Шикләнелүчеләр кулга алынган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез