Газетага язылу

СВОда катнашучыларга эш урыннары бүлеп бирергә тиеш булачаклар

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен эш урыннарына квоталар бүлеп бирү турындагы законга кул куйды.

Әлеге тәкъдимне республика Дәүләт Советы хуплаган иде.

Яңа документ 200дән артык хезмәткәре булган оешмаларга һәм компанияләргә кагыла. Яңа закон нигезендә эш бирүче СВОда катнашучыларны кабул итү өчен хезмәткәрләрнең исемлектәге уртача саныннан 1% күләмендә квота карарга тиеш. Шул ук канун баш офислары илнең башка төбәкләрендә урнашкан Татарстандагы компанияләр һәм оешмаларның вәкиллекләренә һәм филиалларына да кагыла.

Эш бирүче СВО катнашучыларына өстәмә һөнәри белем бирү өчен мәшгульлек хезмәтенә гаризалар җибәрергә хокуклы.

Канун 2026 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре