СВОда катнашучыларга һәм гаиләләренә психологик ярдәм күрсәтеләчәк

Бүген «Бердәм Россия» партиясенең региональ иҗтимагый кабул итү мәйданчыгында «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

«Без даими рәвештә махсус хәрби операциягә кагылышлы мәсьәләләрне карыйбыз, бер ай элек без махсус хәрби операция буенча эшче төркем утырышын үткәрдек, – диде «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева. – Бүген без психологик ярдәм темасын карарга телибез, чөнки депутатларга халыкны кабул итү кысаларында бу темага да сораулар килә».

Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Мостафина әти-әниләре яки туганнары махсус хәрби операция катнашучы балаларга психологик ярдәм күрсәтү эше турында сөйләде. 35 яшьтән өлкәнрәк булмаган яшүсмерләр һәм яшьләр өчен бушлай психологик, юридик консультацияләр һәм кабул итүләр балаларга һәм яшьләргә Психологик-педагогик ярдәм үзәге базасында оештырыла. «Үзәк хезмәткәрләре Ышаныч телефоннары кысаларында югары квалификацияле аноним, бушлай ярдәм күрсәтәләр», – дип сөйләде ул.

Бушлай психологик консультациягә шулай ук «Цифрлы психологик ярдәм хезмәте» платформасында язылырга мөмкин. Моннан тыш, республикада яшьләр өчен тәүлек әйләнәсе ышаныч телефоны эшли, аның линиясенә көн саен 60-70 кеше шалтырата.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре