СВОда катнашучыларга түләүләр алу өчен электрон таныклыклар биреләчәк

Ул ветеран тыныклыгын һәм банк картасын берләштерәчәк.

Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин белдергәнчә, махсус хәрби операциядә катнашучылар хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын кәгазьдә генә түгел, электрон рәвештә дә алу мөмкинлегенә ия булачак. Ул федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә түләүләр алу өчен банк картасын һәм социаль картаны берләштерәчәк. Бу хакта Россия Хөкүмәтенең телеграм-каналы хәбәр итә.
Моннан тыш документлар җыеп тапшырмыйча гына айлык түләүләрне билгеләү механизмы озайтылган.
Мишустин билгеләп үткәнчә, дәүләт хәрби бурычын үтәүчеләргә даими рәвештә ярдәм итеп торырга тиеш.

1 июньнән республикадан контракт буенча хәрби хезмәткә китүчеләргә 700 мең сум акча түләячәкләр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килешү төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне 505 мең сумга кадәр (моңа кадәр ул 305 мең сум иде) арттырырга карар кылды. Билгеле булганча, ул Россия Оборона министрлыгыннан түләнә торган 195 мең сумга өстәлә. Яңалык җәйнең беренче ике аенда Татарстанда контракт төзүчеләргә кагылачак. Шулай итеп, яңа контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәмнең гомуми күләме, республика шәһәрләре, районнары һәм предприятиеләре күрсәткән ярдәм чараларын да исәпкә алып, 1 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин. Ул яшәү урынына карамастан, Татарстан территориясендә килешү төзегән һәркемгә кагыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре