Россия хәрбиләренә, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларга сайлауда катнашу өчен сайлау комиссияләренә башка затлар аша, аерым алганда, хәрби частьләр командирлары аша документлар тапшыру мөмкинлеге бирергә ниятлиләр. Бу җәһәттән закон проекты озакламый Дәүләт Думасына кертеләчәк. Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов үзенең телеграм-каналында шул хакта хәбәр иткән.
“Хәрбиләргә, хәрби хезмәттә булуларына карамастан, депутат итеп сайлану мөмкинлеге бирәчәк бу”, – дип билгеләп үткән парламентчы.
 “Россия Федерациясендә гражданнарның сайлау хокукларына һәм референдумда катнашу хокукына төп гарантияләр турында” Россия Федерациясе законына үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә. Төзәтмәләр Татарстан Дәүләт Советы депутатлары белән берлеккә әзерләнгән.
“Әлеге башлангычны гадел һәм вакытлы дип саныйм. Ватандашларыбыз, геройларыбыз илнең мөстәкыйльлеген, безнең иминлекне саклый. Күбесе – лидерлар, абруйлы кешеләр. Аларның тәҗрибәсе, белемнәре Россия төбәкләрен, муниципаль берәмлекләрне үстерү өчен кирәк булачак. Президент Владимир Путин бу хакта Федераль Җыенга Юлламасында әйтте”, – дип билгеләп үткән Фәррахов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез