Документ әлегә – башлангыч тикшерүдә. Закон кабул ителсә, үзгәрешләр 1 сентябрьдән үз көченә керәчәк. Документка аңлатма язуында әйтелгәнчә, проект махсус хәрби операциядә катнашкан ветераннарның мәшгульлеген көчәйтү максатыннан эшләнгән.
Закон проектында эш бирүчеләргә хәрби хәрәкәтләр ветераннарын эшкә алу өчен квота тәкъдим ителгән. Квота 200 һәм күбрәк хезмәткәр эшли торган предприятиедә хезмәткәрләр санының 1 проценты күләмендә билгеләнә. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, яңалык 875 ләп эш бирүчегә кагылачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез