Газетага язылу

СВОда катнашучыларның балалары Кремль чыршысында катнашты

Татарстаннан әтиләре СВОда катнашкан 113 бала Кремль чыршысында катнашты. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте

«Татарстан делегациясе 113 яшь кунакны алып килде. Бу балаларның әтиләре чын батырлык күрсәткән: 97 бала әтисен югалткан, калганнарының әтисе яраланган. Сынауларга карамастан, малай һәм кызларның һәркайсы укуда, спортта һәм иҗатта уңышларга ирешә», – диелә хәбәрдә.

Әлеге көн балалар өчен бәйрәм генә түгел, ә аларның герой-әтиләренең батырлыгы һәр россияленең йөрәгендә яшәвен искәртә торган чара булды.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре