Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы көллиятләрдә махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен туклануга ташламалар бирү тәкъдимен хуплады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Дәүләт Думасы депутатлары Екатерина Стенякина һәм Екатерина Харченко, шулай ук сенатор Дарья Лантратова җибәргән сорауга министрлык мөрәҗәгатенә сылтама белән хәбәр итә.
Элегрәк парламентарийлар Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенкога урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын ташламалы кайнар ризык белән тәэмин итүне профильле ведомствога йөкләү үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына бердәм социаль ярдәм күрсәтү өчен ведомство карамагындагы мәгариф учреждениеләренә урта һөнәри белем бирү программалары буенча укучыларны ташламалы кайнар аш белән тәэмин итүне оештырырга киңәш итеп хат җибәрелгән.
Министрлык мәгълүматларынча, үткәрелгән мониторинг нәтиҗәсендә Россиянең 78 төбәгендәге 308 мәгариф оешмасында ата-аналары махсус хәрби операциядә катнашучы 12 554 бала белем алуы ачыкланган. Бүгенге көндә 49 учреждениедә 1 579 бала ташламалы кайнар ризык белән тәэмин ителә.
Стенякина аңлатып үткәнчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре тигез ташламаларга ия булырга тиеш. Ул министрлыкка бу инициативага игътибар күрсәткәннәре һәм уку йортларына тиешле тәкъдим җибәргәннәре өчен рәхмәт белдерде. Хәзер көллиятләр һәм техникумнар махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын бушлай ризык белән тәэмин итә алачак, һәм бу ярдәм чарасын мөмкин кадәр тизрәк гамәлгә ашыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшләнәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез