Газетага язылу

СВОда катнашучыларның гаиләләренә яңа ярдәм чаралары гамәлгә керде

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның туганнары һәм якыннарына ярдәм итү турында кайбер законнар 26 декабрьдән үз көченә кергән. Бу хакта “Российская газета” яза.

 Беренчедән, махсус хәрби операциядә катнашучылар икенче урта махсус белемнебушлай алу мөмкинлегенә ия булачак. “СВОдан кайткан егетләребезнең тынычтормышта үз урыннарын табулары өчен мөмкин булганның барын да эшләргә кирәк”, –дип билгеләп үткән Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин.Икенче

дән, СВОда катнашучыларның балигъ булмаган балалары өчен ташламалар мәктәптәукуларын тәмамлаганнан соң 1 сентябрьгә кадәр озайтыла. “Әтиләре илебезнеңиминлеге хакына көрәшкән бер мәлдә, аларның гаиләләрен кайгыртырга тиешбез”, –дип белдергән Дума Рәисе.Аның әйтүенчә, солдатларыбыз, офицерлар, аларның туганнары һәм якыннарынаярдәм итү Дәүләт Думасы эшендә өстенлекле юнәлеш булып тора. 2022 елдан бирлебу өлкәдә 154 закон кабул ителгән, шул исәптән быел – 30.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре