Бу хакта “RT ” яза.
Сергей белән бергә хезмәт иткән Дмитрий исемле егет басма хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, иптәше үзенең тәүге хәрби бурычын үтәүгә киткәч, бик озак элемтәгә кермичә торган. “Аның исәнлегенә дога кыла идем. Исәнлеген белгәч, сөенечтән күзләремнән яшьләр атылып чыгуын яшермим”. – дигән Дмитрий. Исегезгә төшерәбез: Донецк халык республикасы башлыгы Денис Пушилин Россия Президенты Владимир Путинга Самара егете, 21 яшьлек Сергей Ярашевның батырлыгы турында сөйләгән иде. Хәрби Красноармейск юнәлешендәге Гришино авылы тирәсендәге позицияне 68 көн буе берүзе саклаган. Корал һәм азык-төлекне аңа пилотсыз очкычлар ярдәмендә ташып торганнар. Сергей, бик каты яралануы сәбәпле, ике табанын да югалткан. Президент Сергей Ярашевка Россия Герое исемен бирү турында указ әзерләргә кушкан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез