СВОдагы ир бозыла башлаган яралы аягын үзе кискән һәм исән калган

Якутиядән Александр исемле хәрбинең СВО зонасында 17 көн окопта утырганда яралы аягы бозыла башлаган. Аягын ул фронт сызыгында үзе кисәргә карар кылган, дип яза “Российская газета”.

Хәрби корреспондент Евгений Лисицын курку белмәс ир-ат белән әңгәмә видеосын үзенең телеграм-каналына урнаштырган. Хәрби хезмәткәр караватта утыра, сул аягы бот сөяге уртасыннан киселгән һәм бинт белән чорналган.

Кадр артындагы ирнең сөйләвенчә, хезмәттәшләре хәрбинең аягына кагылырга курыккан. Шуңа күрә ул, канына инфекция китмәсен өчен, авыртуны баса торган укол кадаган да аягын үзе кисәргә булган. Хәрби үзе әйткәнчә, пычак белән кискән, ә сөяген автомат белән бәреп чыгарганнар.
Кадрда Александрның әңгәмәдәше кыюлыгы, рухи ныклыгы өчен аны мактый һәм, бүләккә тәкъдим итәргә кирәк, ди. Хәрби исә, оялып, күзләрен аска төби...

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре