Гөлчәчәк һәм Рәмзил Вагыйзовларга 18 ел бергә яшәү дәверендә бик күп шәһәрләрдә гомер итәргә туры килә. Яшьлектә сайлаган һөнәрләренә тугры кала алар. Икесе дә – хәрбиләр. Рәмзил хәзерге вакытта СВОда, Гөлчәчәк бәби үстерә.
– Икебез дә Мамадышныкы без. Бер мәктәптә укысак та, 11 нчене тәмамлаганда генә очраша башладык. Ә аннары инде бер-беребездән аерылмадык. Икебез дә хәрби уку йортына кердек. Дүртенче курста гаилә кордык, – дип искә ала Гөлчәчәк.
Хәрби гаилә бөтен Россияне иңгә-буйга айкап чыга. Ире кайда, хатыны шунда.
– Икенче балабызга 1 яшь тулганда махсус хәрби операция башланды. Ул вакытта ирем өйдә иде. Яңалыклар карап утырабыз. Аңа борылып карадым. Ул берни дәшмәде. Сүзсез аңлаштык. Әмма бик борчылдым. Шушы хәбәр мине 10 елга картайтты, – ди Гөлчәчәк. – Рәмзилне шундук чакыртып алдылар. Ул 6 айга әзерлек узарга чыгып китте. Беренче генә чыгып китүе түгел иде. Чечняны, Сүрияне узган кеше ул. Шуңа күрә монысын да чираттагы эш сәфәре кебек кенә кабул иттем. Тик 6 ай буена бернинди элемтә булмады. Ул чакта ничек өзгәләнгәнемне үзем генә беләм. Хәрби хатыны булу җиңел түгел. Әле бит үзем дә Ватан алдында бурычлы.
Ул вакытта алар хәрби частьта яшиләр. СВО зонасыннан төрле хәбәрләр ишетелеп тора. Мәетләр дә кайта башлый. Шул көннән Гөлчәчәкире өчен гел догада.
– Авыр чакларда балаларым турында уйладым. Алар миңа яшәр өчен көч бирде. Үземне кулга алу, илдә барган хәлләрне аңлау өчен хәтта психологка барырга туры килде, – ди Гөлчәчәк. – Тормыш өйрәтте. Сабырлык та кирәк булды. СВО зонасына үзем дә йөри башладым. Күчтәнәчләр төяп чыгыпкитәм. Әнә шулай иремне күреп кайта идем. Ә бер сәфәрдән соң мин өченче балабызны көткәнне белдем. «Курыкмыйча бала табасыңмы, ирең белән бер-бер хәл булса, нишләрсез?» – дип әйтүчеләр дә булды. Ә мин исә Рәмзилемнең исән-сау кайтасына ышанам. Ничек кенә авыр булмасын, баламны таптым. Берүземә өч баланы тәрбияләү җиңел булмаса да, җайлаштык инде. Мин бит кемгә кияүгә чыкканны, аның өчен иң беренче урында Ватан икәнен белеп чыктым. Өч елдан артык ялгыз яшәү мине көчле итте. Елап утырыр чак түгел. Авырлыкларны җиңәргә өйрәнәсең икән ул. Иң читене – бәйрәмнәрдә. Чакыргач, барасы килә, анда баргач башкаларның парлы икәнен күрәсең дә,күңел өзгәләнә. Әмма ирем белән горурлану хисе өстен чыга. Әгәр кабаттан гомер бирелсә, мин барыбер хәрби Рәмзилемне сайлар идем.
Гөлчәчәк Рәмзилнең дусларына бик рәхмәтле. Ире еракта булса да, алар ярдәмендә хатынын гел кайгыртып тора икән.
– Янымда булмаса да, хәлемне гел белешеп тора. Дуслары машинамның көпчәкләренә кадәралыштырып бирәләр. Әти-әниләремә дә рәхмәт. Рәмзилнең әнисе генә арабызда юк. Аны коронавирус алып ките. Әгәр ул исән булса, безгә ныклы терәк булыр иде, – ди Гөлчәчәк. – Безнең гаиләбездә махсус хәрби операциядәге кешеләр күп. Апамның ире яраланып, аяксыз кайтты. Бертуган энем дә шунда. Ирләребезнең – үз уе, алар Ватан өчен утка-суга керергә риза. Шуңа күрә аларны бары тик аңларга кирәк. Миннән еш кына киңәш сорыйлар. Хәрби хатыны икәнсең аның бар фикерен-булмышын кабул итәргә кирәк. Шуңа күрә без башкалар кебек ирләребезгә холык күрсәтеп, көйсезләнеп тора алмыйбыз. Аларның сайлаган һөнәрен кабул итәргә, аңларга кирәк. Бары тик шуннан соң гына ул сине бәхетле итәчәк. Рәмзилем кебек ирләр Ватанын да саклый, хатынын да яклый.
Гөлчәчәк тә башкалар кебек бер уй белән яши. Тизрәк илләр тынычлансын, һәркемнең көткән кешесе янына кайтсын иде, ди ул.
– Өзелеп көтүдән дә читене юк. Көн туса, бер уй:тизрәк яхшы хәбәрләр килеп ирешсен иде. Безпарлы, балаларыбыз әтиле булып яшәсен иде, – ди Гөлчәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез