Газетага язылу

СВОдан кайтучыга ничек ярдәм итәргә?

Кайтты! СВО ветераннарын туган җирләрендә, өйләрендә зарыгып көтәләр. Әмма очрашу бәхете белән бергә борчылу, стресс, депрессия дә килә. Кадерле кешеңне бу хәлдән чыгару, аңа яшәү көче бирү, тормышка кайтаруның беренче авырлыгы гаиләсе җилкәсенә төшә.

СВОдан кайтучыга ничек ярдәм итәргә?
Татар-информ

Ярдәмне нәрсәдән башларга? Тормышны яңача коруның беренче адымнарын бергә барлыйбыз.

Бер сүз җитә

Илнар Әсхәдуллинның яраланып өенә кайтканына ике елдан артык инде. Хатыны Гөлия сүзләренчә, авыр чордан чыгып киләләр генә әле. Йоклый алмый азапланулар, төш күреп саташулар артта калып барса да, әле дә бу халәт булгалый, ди.

– Психолог та, берәр төрле белгеч тә түгел мин. Һәрвакыт янында булырга, сөйләшергә, сөйләштерергә, каршы килмәскә тырыштым. Күңел кушканча. Аның безгә бик кирәк булуын, миңа аннан башка яшәү никадәр авыр булачагын әйтүдән туктамадым. Ичмаса, үземнең дә әти-әни юк шул, андый чакта олы кешенең киңәше бик урынлы булыр иде. Никадәр авыр булса да, итәгемдә ике бала бит. Мин бирешсәм, болар миннән башка нишли инде дип, үземә үзем көч биреп тордым. Бик авыр булды, – ди Гөлия, ачы тәҗрибәсе белән бүлешүдән кыенсынмыйча. – Үз эчемә бикләнмәү дә ярдәм итте миңа. Якын-тирәмдә безнең хәлдә калучылар әллә ни юк, авылдагы кызлар белән аралашып, яңалыклар белән бүлешеп, бер-беребезгә ярдәмләшеп тордык. Эштә дә хәл белүчеләр күп иде, бушанып калгач та рәхәт була әле ул.

Элекке солдатның яшәү дәрте башлыча нәкъ менә туганнарына бәйле, ди КФУ доценты, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин.

– Асылда барысы да янәшәсендәге кешеләрнең үз-үзләрен ничек тотуына бәйле. Нәкъ менә туганнары хәрбигә борчылмаска, күңелсез уйларга бирелмәскә, савыгуга өметен җуймаска булыша. СВОдан кайтучыларның туганнары белән үзара мөнәсәбәтләрендә кыенлыклар да килеп чыга. Алар да психологик проблемаларга дучар була. Яраланган, төшенкелеккә бирелгән бик якын кешеңне карау да алҗыта.

Тормыш әнә шул беренче сүзләргә, кайвакыт берни дәшми генә кочаклап алуларга, күз карашларына, яраткан ризыгын пешерүгә, туганнар белән очрашуга бәйләнеп китә дә инде.

Беренче адым

Гаиләдә ныгыгач, җандагы ташлар комга әйләнеп коела башлагач, СВО ветераннары өчен каралган күптөрле ярдәм чаралары турында уйланырга да вакыт җитә. Кайтуга ук чарасын күрүчеләр дә бар. Әмма безнең халыкта авыз тулы кан булса да, кеше алдында төкермәү гадәте дә юк түгел. Ярдәм сорау ирләр өчен аеруча авыр бирелә. Ә сорарга кирәк!

Россиядә Президент Владимир Путин кушуы буенча оештырылган «Ватан сакчылары» фонды («Защитники Отечества») нәкъ менә СВО ветераннарына, һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә шәхси социаль ярдәм күрсәтү өчен ачыла да инде. Бу – бик кирәкле, вакытлы һәм тарихта моңа кадәр булмаган уникаль дәүләт структурасы, ди Фондның Татарстандагы филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина.

– Шушы ике ел эчендә (Фонд 2023 елдан эшли) без Татарстанда Россиядәге иң уңышлы филиалларның берсен булдыра алдык. Бүген Фондның координаторлары һәр районда бар. Бу бик мөһим. Безнең ветераннар һәм аларның гаиләләре ярдәм сорап Фондка үзләренең яшәү урыны буенча мөрәҗәгать итә ала.

Социаль координатор эше махсус хәрби операция ветераннарына һәм һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәмгә юнәлтелгән. Ягъни алар тиешле ярдәм чараларын алуда, медицина һәм социаль тернәкләндерүдә, дарулар белән тәэмин итүдә, психологик ярдәм, тернәкләндерүнең техник чараларын алуда, яңадан укытуда һәм эшкә урнашуда булыша. Шулай ук юридик ярдәм күрсәтәләр һәм торакны инвалид ветераннар ихтыяҗларына яраклаштыралар. Ветераннарны физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә, паралимпия хәрәкәтенә җәлеп итәләр, мәдәни чаралар оештыралар.

Яңа юлдан

«Ватан сакчылары» фонды аша күптән түгел яңа һөнәр үзләштерүчеләр арасында Чистайдан Игорь Баранов та бар. Күзенең хрусталигына кыйпылчык эләккәннән соң хәрби хезмәттән азат ителгән ул. Өйгә кайткач, Игорь КФУда «Мультимоторлы пилотсыз авиация системалары операторы» курсларын уза.

– Укуның файдасы булды. БПЛА операторы күп җирдә кирәк хәзер. Авыл хуҗалыгыннан алып төзелеш һәм тагын бик күп өлкәләрне колачлый. Яңа белемнәрне эшкә урнашуда  кулланырга ниятлим, – ди СВО ветераны.

Район җирлегендә дә эш көйләнгән. Исемнәрен язуны теләмәгән, район үзәгендә яшәүче бер гаилә үз проблемалары белән хастаханәгә психологка мөрәҗәгать иткән. Яшерен-батырын түгел, үзләрен кайда куярга, тормышны яңадан ничек көйләп җибәрергә белмичә, чыгу юлын шешә төбеннән эзләүчеләр бар. Әти-әни, психолог белән киңәшләшеп, улларын инвалидлар өчен спорт белән шөгыльләнүгә күндерә.

– Аллаһка шөкер, коляскага калучыларга да спорт төрләре бар хәзер. Улыбыз өстәл теннисы белән кызыксынып китте, ярышларга йөри, җиңүләр яулый. Яшь бит әле син, яшәргә кирәк, дип, күбрәк үзебез башлап йөрдек инде. Бармаса да нишләтер идең, өстерәп алып бара алмыйсың. Әмма беренче адымны ясасаң, аннары боз эри башлый икән. Мин генә түгел, менә бу ир дә шулай иткән, тегесе дә яңа тормыш башлаган дип, башкаларны да күрә, алар үрнәгенә иярә, – ди әтиләре. 

Балык Бистәсенең район үзәк хастаханәсе психологы Зилә Мөхәммәтшина «Ватан сакчылары» фонды белән бергә эшләүне югары бәяли.

–  Тәүлек буе элемтәдә без. СВО ветеранына, аның гаиләсенә беренче ярдәмне күрсәтәбез. Госпитальдә дәваланганда ук алар белән белгечләр, психотерапевтлар эшли. Аерым очракларда без дә Казанга җибәрә алабыз. Авылда яшәүче кешенең психологиясе башкачарак, гадирәк ул. Алар синең тест, диагностика уздыруыңа карышырга, борылып чыгып китәргә дә мөмкин. Тәҗрибәмнән чыгып, кешегә беренче чиратта аралашу, сөйләшү, күңел бушату кирәк, дияр идем. Тормыш ямен югалтучылар, эчә башлаучылар, аерылышу юлына басучылар бар. Акча мәсьәләсе дә килеп баса әле болар янына. Туганнарына да әйтәсе килмәгән сүзләрен миңа сөйлиләр, бергәләп чыгу юлларын эзлибез. Һәр очракның үз чишелеше. Район җирлеге булуга карамастан, психолог ярдәмен сораудан курыкмаулары сөендерә, – ди белгеч. 

Йөргән аякка җим иярә. Теләгең булса, моңарчы уйлап та карамаган өлкәне өйрәнү өчен мөмкинлекләр булдырылган. Әмма беренче адым – үзеңнән. Татарстанда СВОның 128 ветераны үз эшенә хуҗа булган инде. Бу юлны беренчеләрдән булып Казаннан Рәсүл Таспенов үткән. Рәсүл СВОга үз теләге белән киткән. «Ватан сакчылары» фонды аша тиешле күнекмәләр, ярдәм алып, бүген инде йөк ташу өлкәсендә үз бизнесын көйләп җибәргән.

2023 елдан «Ватан сакчылары»на килгән 72 874 мөрәҗәгатьнең 97 проценты уңай хәл ителгән. Фонд хезмәткәрләре арасында СВО ветераннары да, ирләре хәрби операция зонасында хезмәт итүче йә батырларча һәлак булганнарның хатыннары да бар. Алар биргән киңәшләр, үзләренең тормышка җайлашу, шушы ук юлны үтү тәҗрибәсе алтын бәһасенә тиң, ди ветераннар гаиләләре.

Ярдәмне кайдан эзләргә

– Яшәү урыны буенча Россия социаль фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Һәр районда «Ватан сакчылары» фонды координаторлары бар. Аларның кабул итү адресын Рәсми Татарстан порталында табарга була. 8(843) 598-33-55 номеры буенча шалтыратып сорарга да мөмкин.

– Район үзәк хастаханәләрендә психологлар кабул итә. Алар да «Ватан сакчылары» белән элемтәдә эшли. Белгечләр якыннарыгыз белән бүлешергә кыенсынган проблемалардан чыгу юлын табарга ярдәм итәр.

Тормыш яме китмәсен!

Гаилә психологы Гөлзар Вәлиева киңәшләре

– Хәрби бәрелешләрдә кеше психологик травма ала. Кайткач, без анда интеккәндә сез монда рәхәт яшәгәнсез икән, дигән тискәре фикер туарга мөмкин. Ярсырга, усалланырга, кул астындагы әйберләрне тотып атарга мөмкин. Якын кешегезнең бу хисләрен сезгә аталган дип кабул итмәгез. Бу – травма нәтиҗәсе синдромы.

– «Мин гел синең яныңда, мин монда, без сине бик көттек» сүзләрен еш кабатлагыз. Белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйтеп торыгыз. Тамчы боз тишә. Беренче ишетүдә каршы булса да, әйтә торгач, сезнең фикер белән килешер.

– Адреналинга ияләшкән кеше өчен салмак тормыш кызыксыз тоела башлый, тормыш яме югалган кебек була. Әкренләп гаилә эшләренә тартыгыз, кызыклы хобби, спорт, яңа һөнәр үзләштерүне тәкъдим итегез.

– Бу киеренкелектән ир-атның үзенә генә түгел, әнисенә, хатынына да  бик авыр. Үзегезне дә кайгыртырга онытмагыз, психологка барудан тыелмагыз. Шәһәрдә бушлай түгәрәкләр, төркем белән уза торган терапияләр дә бар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре