Тагын җиде ир-ат контракт төзеп, Түбән Кама шәһәреннән махсус операциягә китте. Алар разведка һәм Төньяк флот подразделениеләрендә хезмәт итәчәкләр. Егетләр контрактны яңа шартлар буенча төзегәннәр. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.
Хәзер Татарстаннан хезмәт итәргә баручыларга Татарстан Рәисе карары буенча 505 мең сум акча каралган. Шулай ук РФ Оборона министрлыгыннан 195 мең түләү каралган. Бер тапкыр бирелә торган түләү күләме, җирле хакимиятләр һәм предприятиеләрдән түләүләрне исәпкә алып, миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин. Мондый шартлар һәркем өчен җәйнең беренче ике аенда да гамәлдә.
Контрактны яшәү урынына карамастан, теләсә кем төзи ала. Төп шарт – ул Татарстан территориясендә булырга тиеш. Татарстанда контракт төзү тәртибен 8 (800) 222-59-00 телефоны буенча белеп була.
Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез