Газетага язылу

Сыер асраучы Рәхмәтуллиннар: «Бер бетергән кеше кабат сыер алмый инде»

Берничә елдан авылда күпләп сыер тотучылар да музей экспонаты гына булып калмаса ярый инде. Актаныш районының Иске Кормаш авылында 280 кеше яши. Бөтен авылга нибары 20 ләп сыер бар.

Сыер асраучы Рәхмәтуллиннар: «Бер бетергән кеше кабат сыер алмый инде»
Илдар Мөхәммәтҗанов

Бер урамга – бер сыер. Берәү дә булмаганнары бар. Җирлеккә кергән калган өч авылда гомумән бер генә сөтлебикәне дә күрмәссең.

Шуңа күрә Иске Кормашта иң күп сыер асраучы Алсу һәм Фарсил Рәхмәтуллиннарга хөрмәт зур бу авылда. Тырыш, булдыклы гаилә. Чын авыл сөтенә тансыклаган авылдашларын да сыйлап торучы алар. Алайса соңгы елларда халыкның күпчелеге кибет сөтенә күчеп бетте, диләр. Сәбәбе – сөттән килгән ят ис, янәсе. Менә шулай, сыерларын гына бетереп калмыйча, сөттән дә гаеп эзли башлаучылар бар икән.

 

Хуҗабикә Алсу – шәһәр кызы, Чаллыдан. Авылга килен булып төшкән. Инде бергә гомер итә башлауларына да унбиш ел булган.

– Курыкмадым да, икеләнеп тә тормадым. Авылны бик яраттым. Шәһәрдә яши алмыйм. Чаллыга берничә сәгатькә барганда гына да һава җитми башлый, – ди ул. – Андагы шау-шудан, кайнап торуыннан арып кайтам. Хуҗалыкта да шуның кадәр арымыйм мин. Өемә кайтып керәм дә: «Әй, шөкер, үз йортымда ничек рәхәт», – дим.

 

Яшь гаилә башта бер-бер артлы үгезләр сатып ала. Башта – берне, аннан – икене, аннан – дүртне... Шуннан соң сыерлары да кайтып тезелә абзарга. Шулай итеп, бүген тугыз сыер сава гаилә. Ә үгез, вак малларның исәбен дә белмим, дип көлә хуҗабикә.

 

– Авыл җирендә аз акча да җитә, диләр. Ләкин авылда да ашыйсы да, эчәсе дә, киенәсе дә, йөрисе дә, балаларны да укытасы килә. Авылда эш юк түгел, бар ул. Тик аның хезмәт хакы да шуның кадәр генә. Берничә ел хөкүмәт эшендә дә эшләп карадым мин. Тик өйдә күбрәк акча эшлим. Аннан соң, балалар караулы, тамак тук, акчаны кысып тоткан юк, абзардагы эшләр эшләнгән, төп йорттагы каената да тәрбиядә. Мондый вакытта маллар, кош-корт, умартаның файдасы бик зур. Ирем хөкүмәт эшендә эшләсә дә, төп табыш барыбер хуҗалыктан керә. Хуҗалык булмаса, бу йортны нинди акчага салып чыккан булыр идек икән? – ди Алсу.

Эре терлектән тыш, йөзәр баш бройлеры, үрдәге бар. Киләсе елга казлар алырга ниятләп торалар. Алар өчен махсус бина да эшләп куйганнар. Шулай да күп итеп малын да, кош-кортын да асраган, умарталар да тоткан гаиләдән: «Кайсы керемлерәк соң?» – дип сорамыйча булдыры алмадым. «Умартадан, билгеле», – дип җавап бирде хуҗабикә.

 

– Умартачылык – сезонлы эш. 25 ләп умартабыз бар иде. Быел бал күп булды, шуңа күрә начаррак сатылды. Сатылган очракта, умартадан күбрәк керә. Аның чыгымы да азрак. Ә шул ук сыерга ай саен 13 мең сумлык фураж гына алырга кирәк. Әле шуның өстенә алдында гел печәне, саламы булып тору кирәк. Сөтне тапшырабыз. Сөт бәясе төшмәсә, яхшы булыр иде дә ул. Сөтчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән авыл халкы өчен бу бик мөһим. Үз хезмәтеңне бәяләргә дә кирәк бит әле. Сыйфатлы ризык җитештергәч, әҗерен дә күрәсе килә. Иртәнге сәгать дүртенче яртыдан аяк өстендә һәм кичкә кадәр чабасың да чабасың. Көн саен бит ул. Аягың тапырдамаса, авызың шапылдамый, дип юкка чыга әйтмиләр шул, – ди Алсу.

 

Кайвакыт арып-туеп китсәләр дә, зарланмыйлар.

– Иң рәхәте – кичен мал карап бетереп, өйгә кергән вакыт. Әле ярый балалар булыша. Бигрәк тә 8 нче сыйныфта укучы Зәмирә кызыбыз бик нык кул арасына керә. Энесен дә алып чыга, гел үзе артыннан йөртә. Ләкин минем балаларны авылда калдырасым килми. Үзебезнең тырышкан да җиткән. Дөрес, акчаны иркен тотабыз. Балаларга да сораган әйберләрен алып бирергә тырышабыз. Чөнки алар шәһәр баласы кебек әллә ни күреп үсми бит. Җәен йөреп торабыз әле, ә кышын беркая да чыгып китә торган түгел. Сирәк кенә концертларга барабыз, – ди ул.

 

Әзерләү генә түгел, күпләп асрагач, продукцияне вакытында урнаштырып та бару кирәк бит әле. Шуңа күрә Рәхмәтуллиннар өчен иң мөһиме даими сатып алучылары булу. Хәер, монысыннан зарланмыйлар.

– Берара сөт бәясе төшкәч, сепарат белән аерта башлаган идем. Алай да кеше табарга, авылда гына да сатып бетерергә була. Чөнки Кормашта сыер асраучылар бармак белән генә санарлык. 3 литрын 200 сумнан сатабыз. Калган бөтен ризык шәһәргә китә. Итне дә шунда озатабыз. Туганнарым да булыша. Бер алган кеше гел ала. Сатып алучыларың юк икән, мал тотуның да, кош-корт асрауның да бер файдасы да юк. Шуңа күрә иң элек сатып алучыларны тупларга, шуннан соң гына эш башларга кирәк. Безнең якларда олы малның ите 530–550 сумнан йөри. Башка районнар белән чагыштырганда арзанрак дип беләм. Авыл хуҗалыгына өстән аяк чалмасалар, халык ничек тә тырыша әле, ләкин сыерын бер бетергән кеше аны кабат алмый инде. Анысы хак, – ди тырыш хуҗабикә.

 

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре