Татарстанда сыер, кәҗә, ат һәм кош-кортка субсидия алу өчен документлар җыюның беренче этабы төгәлләнде. Тик быел, теләге булып та, документларын тапшыра алмаучыларның зарларын күп ишетергә туры килә. Чөнки субсидия алуның шартлары үзгәрде. Хәзер терлек азыгы сатып алганны кәгазь белән дә расларга кирәк. Сер түгел, авыл кешесе андый мәшәкать артыннан йөрүне өнәп бетерми. Проблема һәм аны хәл итү юллары турында мал асраучылар һәм җаваплы белгечләр белән сөйләштек.
«Мыскыл итү»
Аксубай районының Яңа Дума авыл җирлегендә терлекләрне күпләп асрыйлар. Хәзерге вакытта җирлектәге 4 авылда 487 сыер асрала. Башка елларны субсидия өчен документларны тиз арада тапшырып, бердәм булып алганнар. «Тик быел хәлләр башкачарак тора», – диде җирлек башлыгы Илнур Шакиров. Аның сүзләренчә, узган ел 71 хуҗалыктагы 456 сыерга субсидия алганнар. Бу – авылдагы сыер асраучы бер кеше дә субсидиясез калмаган дигән сүз. Быел беренче этапта 37 хуҗалык 401 сыерга гариза тапшырган.
– Бер-ике генә сыер асраучыларның күпчелеге документларын тапшырып та тормады. Без, бирү шартларын үзгәртерләр, дип өметләнгән идек. Ләкин «өстән» үк төшкән карарларны үзгәртү мөмкин хәл түгелдер инде. Шуңа күрә бу безнең өчен бераз көтелмәгәнчә булды. Үзләре ризык хәстәрләүчеләр генә түгел, таныш-белеш, күрше-күләннән печән сатып алучылар да субсидиядән коры кала, дигән сүз бу. Сыер асраучының чыгымы 6300 сум гына түгел бит инде югыйсә. Бюджет акчасының кая тотылганын документлар белән дәлилләргә кирәклеген бик яхшы аңлыйм да соң. Ләкин, миңа калса, бу – авыл халкын мыскыл итә торган хәл, – диде Илнур Шакиров.
Аның сүзләренчә, бу хәлләр кешеләрнең кәефен төшергән.
– Дөрес, әлегә сайлап алуның беренче этабы гына узды. Бәлки алга таба башкаларга да ниндидер вариантлар килеп чыгар, дигән өметне өзмибез әле. Киләсе ел өчен дә сабак булыр. Моннан соң терлек азыгы сатып алганда, алдан хәстәрен күрергә тырышырбыз, – диде Илнур Шакиров.
Азнакай районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рамил Исламов та бу мәсьәләдә сораулар күп булуын яшермәде.
– Беренче этапта документларын тапшыра алмый калганнар бар. Яңалыкларның нечкәлекләре күп булды шул. Бөтен кеше дә азыкны сатып алып кына әзерләми. Колхозлар беткәч, күпләп мал асраган хуҗалыклар тракторын да, чапкычын да, җыйгычын да үзләре сатып алды. Шуңа күрә андыйлар субсидиядән коры калды быел. Аннан соң чек, накладной алу белән дә авырлыклар бар. Шул сәбәпле, минем уйлавымча, субсидия алучылар быел азрак булыр шикелле, – диде ул.
Җаны теләгән елан ите ашаган
Кирәкле кәгазьләрне җыеп тапшырып, субсидия килгәнне көтүчеләр дә бар. Баулы районының Татар Кандызы авылында яшәүче Ләйсән Сабированың ике сыеры бар.
– Авылыбызда мал кимеде инде. Безнең урамда – 10–15 баш, югары оч көтүендә 20 тирәсе сыер калды. Бу безнең авыл өчен бик аз. Субсидиягә документларны инде күптән җыеп тапшырдык. Яз аенда ук икмәк алган фермердан накладнойлар алып, Авыл советына китердек. Хәзер менә акчасын көтәбез. Инде печәннәр сатып алдык, бәлки икмәк алырга акчасы күчеп өлгерер, дип көтәбез. Булмаса да берни эшли алмыйсың. Элек ул акчасыз да яшәдек бит, малны асрадык. Хәзер дә тырышырбыз анысы, тик иш янына куш булса, рәхәт инде, – диде ул.
Ләйсән Сабирова кебек документларын тапшырып, акчаларын көтүчеләр дә, мәшәкатеннән куркып, кул селтәүчеләр дә бар.
– Моңа кадәр гел алып килдек. Быел җирлек башлыгы сәркатибе авылдашлар төркеменә субсидия алу шартларын аңлатып язгач, бу турыда иремә әйттем. Ул минем аз сүзле, әйтсә, кистереп әйтә. «Кирәк түгел, йөрмә, аннан гына баемассың», – диде. Шуңа күрә чеклар, накладнойлар эзләп мәшәкатьләнмәдем дә, – диде Мамадыш районыннан Энҗе Фәтхетдинова.
Күз курка, кул эшли, дигәндәй, баштагы мәлләрдә шүрләп, борчылып торганнар арасында җаен табучылар да юк түгел.
– Баштарак безнең авыл халкы мәш килде. Бик борчылдылар, сораулары да күп иде. Безнең бер генә сыер, шуңа күрә үзебез өчен артык көенмәдем. Ә менә өч, биш сыер асраучылар субсидиясез калса, бик күңелсез була инде, дип борчылган идем. Чөнки хуҗалыкка эшләгән, булышкан өчен икмәк алучылар да, «тере» акча белән исәп-хисап ясаучылар да, күршеләреннән пай җире икмәген сатып алучылар да бар. Тик бара торгач, күпчелеге җаен тапкан, дип аңладым. Авылдашларның барысы да диярлек тиешле документларны җыеп тапшыра алган, – диде Әлмәт районының Бишмунча авылыннан Лилия Купаева.
Кызыксындырган сорауларны Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кече хуҗалыкларны үстерү бүлеге әйдәп баручы белгече Рамилә Галимҗановага бирдек.
– Рамилә Рифовна, сыер, кәҗә, ат һәм кош-кортка субсидия алу өчен документлар җыюның беренче этабы төгәлләнде. Акча хуҗалыкларга кайчан барып ирешер икән?
– Документларны 20 июньнән 4 июльгә кадәр тапшырырга мөмкин иде. Ләкин системада проблемалар барлыкка килде, шул сәбәпле әлегә документлар районнарда да, министрлыкта да тикшерелмәде. Билгеле инде, акча күчү белән дә бераз тоткарлыклар барлыкка килде. Системаның кайчан эшләп китәсен дә, акчаның кайчан барып ирешәчәген дә әлегә төгәл әйтә алмыйбыз. Әйтик, система август башында эшли башласа, райондагы җаваплы органнар документларны ике атна тикшерәчәк. Шуннан соң эшләр министрлыкта дәвам итә. Шуңа күрә субсидия күчәр өчен кимендә бер айлап вакыт кирәк булыр.
– Димәк, хәзер төрле сәбәпләр аркасында документларын әзерләп өлгерә алмаганнар аларны икенче этапта да тапшыра ала?
– Әйе. Анысын бу юлы тапшырган кешеләрнең акчалары күчеп беткәч игълан итәбез.
– Быелдан һәр хуҗалык үзенең чыгымнарын дәлилләргә тиеш булды. Ягъни узган елгы документларга чек, квитанция, мөһер сугылган накладнойлар да өстәлде. Редакциягә дә шуңа бәйле сораулар, мөрәҗәгатьләр күп килә. Министрлыкка да шалтыраталардыр?
– Баштагы вакытларда чыннан да сораулар, аңлашылмаучанлыклар күп булды. Идарәләрдән дә, шәхси хуҗалыклардан да, авыл советларыннан да еш шалтыраттылар. Ләкин без барысын да дөрес итеп аңлата алдык дип саныйм, чөнки үзем күргән документларның күпчелеге дөрес. Сораулар чыгымнарга гына бәйле түгел. Ветеринариягә кагылышлылар да, учет язуына бәйлеләр дә бар. Һәр сорауны игътибар белән карарга тырышабыз.
– Биш-алты сыер, берничә баш мөгезле эре терлек асраучы, җирләре булган кеше ризыкны үзе хәстәрләргә тырыша. Техникасын ала, аңа запас частьлар кайтарта, ягулыгын кайгырта. Аңлавымча, андыйлар быел әлеге субсидиядән бөтенләй коры калды?
– Кызганыч, әйе, терлек азыгын үзе әзерләгән кешеләр субсидия ала алмый. Ләкин бүген шәхси хуҗалыкларның 90 проценты ашлыкны сатып ала.
– Субсидия алыр өчен нинди документлар тапшырырга кирәклеген тагын бер тапкыр искә төшереп үтикче. Кабат документ җыючыларга да файдалы булыр.
– Беренчедән, хуҗалыкның сыерлары электрон хуҗалык кенәгәсенә кертелгән булу шарт. Икенчедән, ветеринария хезмәте күрсәтелү турында килешү булырга тиеш. Өченчедән, хуҗалык алып барыла торган җир булуны дәлилләүче документ. Дүртенчедән, чыгымнарны исбатлый торган документлар кирәк. Чек, накладной булмаган очракта, түләүне дәлилли торган банк белешмәсе дә ярый. Әйтик, бер шәхси хуҗалык икенчесеннән ашлык, печән, яки катнаш азык сатып ала да картасына телефон аша акча күчерә, ди. Монысы да кабул ителә. Тик бу очракта нәрсә өчен түләгәнне язарга кирәк. (назначение платежа). Аннан соң кайбер агрофирмалар хезмәткәрләренә ашлыкны хезмәт хакы хисабына да бирәләр. Бу очракта оешма «терлек азыгы бирү турында түләү белешмәсе» (платежная ведомость о выдаче кормов) бирергә тиеш була. Кибеттән катнаш азык сатып алган чеклар да ярый.
– Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, документ тапшыручылар азрак, дип әйтеп буламы?
– Без әлегә тулы анализ ясый алмыйбыз, чөнки узган ел сайлап алуның дүрт этабы булды һәм 35 мең кеше субсидия алды. Беренче сайлап алуда былтыр 21 мең кеше (192 млн сум) иде, быел 19 мең шәхси хуҗалык гариза биргән. Бәлки алучылар, чыннан да, азрак булыр.
Cүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм күрсәтү” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез