• Фото: ru.pinterest.com

СЫНАУЛЫ ЮЛ / ГӨЛЬЯР / ГЫЙБРӘТЛЕ ЯЗМЫШ

Эшеннән шактый соңга калып чыкты Айгөл. Соңгы клиентлары бигрәк тә күп сүзле кеше булып чыкты. Миңа кайтырга кирәк дип, ашыктыра алмады кыз. Азаккача сабыр гына көтәргә туры килде. Район үзәгеннән туган авылы Ункаенга нибары ун чакрым. Үзе рульдә йөрмәгәч, кайчакта шул араны да сәгатьләр буе кайта. Урам тулы машина булса да, сиңа кирәктә алар кайчакта бөтенләй юкка чыга.

Бу юлы да машиналарның шулай «ял иткән» чагына туры килде кыз. Бераздан, ниһаять, җиңел машина килеп туктады. Тик аның номерын күрүгә, кызны җиңелчә калтырау биләп алды. Утырыргамы-утырмаскамы дип, уйлануы сәбәпсез түгел иде. Әлеге машинаның хуҗасы аларга йомыш белән берничә мәртәбә керде.

– Менә бу – райондагы иң йөремсәк ир-ат. Зур җитәкче. Синең кебек чибәр, яшь кызларны бик ярата. Үзен дә, машинасының номерын да хәтерләп кал. Күзенә бик чалынмаска тырыш. Аның кулына эләккән бер кызның да тырнагыннан ычкына алганы юк. Безгә кайткан практикант кызлар белән сулар коенып, әллә кайларга барып йөрделәр... – Өлкән яшьтәге техничка Мәрьям апасы Айгөлне кисәтеп куйса да, кыргый җанварлардагы кебек ис сизү куәте булган Равил Нәкыйпович инде үтеп китешли үк кабинетның ачык ишегеннән яшьлек сафлыгы бөркелеп торган кызга күз салып өлгергән булып чыкты. Мәрьям апасы чыгып киткәннән соң Айгөл ишекне ябып куйса да, кире чыкканда инде ул бу бүлмә яныннан тыныч кына үтеп китә алмады.

– Айгөл туташның хәлен белми китү ярамас, – дип, ишекне киереп ачып, килеп тә керде, элекке танышлар кебек, шау-гөр килеп сөйләшә дә башлады. «Ни арада исемне дә белеп алган! Их, Мәрьям апасы аз гына алданрак кисәтмәде шунда, кереп килгәнен күргәндә үк ишекне ябып куйган булыр идем»... – Беркатлылыгы белән шулай уйлады кыз. Һәм йөзенә шактый төксе җитдилек чыгарып, ирнең мең дә бер соравына «исәнмесез, рәхмәт, ияләнәм» ише өзек-төтек җаваплар гына бирде. Равил Нәкыйпович ничек керсә, шулай шау-гөр килеп чыгып та китте. Үз-үзенә артык ышанган, шактый масайган, карусыз кызлар белән хәйран бозылган икән инде бу дип уйлап калды Айгөл.

Район үзәгендә танышлары арта барган саен бу ир-ат турында тагын да хәтәррәк яңалыклар ишетте кыз һәм аннан чын-чынлап шүрли башлады. Аннан соң да берничә тапкыр очрашты әле алар. Район җитәкчеләре өчен үткәрелгән җыелыш-киңәшмәләргә алар оешмасыннан да кемдер катнашу мәҗбүри була иде. Айгөлгә дә берничә тапкыр барырга туры килде. Һәркайсында бер үк хәл кабатлана: җыелыш үтәчәк залга дип, өченче катка күтәрелүе була, бер төркем сөйләшеп торган җитәкчеләр арасыннан Равил Нәкыйпович аны күреп тә ала. Башкаларга алар арасында инде җылы мөнәсәбәт, танышлык бар икәнен күрсәтергә теләп, кыз каршына ашыга. Баскычтан аны салмак кына култыклап алып менә. Кыз өстенә, әйтерсең, әле кайнар, әле суык су сибәләр. Әмма аның кадәр кеше каршында кулын тартып алырга да кыймый. Минем турыда ни уйлый инде болар хәзер дип борчыла ул. Тик күпне күргән җитәкчеләр дә ахмак түгел: кызның «кавалер»га мөнәсәбәтен алар да шәп аңлый. Аның каушап калган адымнары, бөрешкән иңнәре күпне сөйли шул.

...Менә шул «кавалер»ның машинасы килеп туктауга, боларның бөтенесе яшен тизлегендә кызның күңеле аша үтте. Утырыргамы-юкмы дип икеләнүен, куркуын басарга тырышып, машинага кереп утырды. Равил Нәкыйпович нишләп соңга калуын, эштәге хәлләрен сорашты. Айгөл инде аны, машинага утыруга, килеп ябыша икән дип уйлый иде. Шуңа күрә кулы ишек тоткасында, ябыша башласа, ачам да сикерәм, дип әзер торды. Тик Равил абыйсы андый-мондый тупас хәрәкәтләр ясамады. Бары тик юллар чатына җиткәч, кызны сынап: «Без турыга китәбезме әле?» – дип сорады, гәрчә кызның авылына юл сул якка икәнен белсә дә.

– Юк, мин өйгә кайтам, – диде Айгөл, тамак төбеннән чыккан калын, әллә нинди чит-ят, каты тавыш белән. Ул әле дә кулын ишек тоткасыннан алмаган иде. «Үтеп китеп кенә карасын, сикерәм!» – дип әзерләнде ул күңеле белән.

– Ярый-ярый, – дип, Равил Нәкыйпович машинасын сулга борды. Кызның авылына ерак түгел иде инде, ир-аттан башкача чит тәкъдимнәр булмады. Кыз рәхмәт әйтеп төшеп калды. «Бигрәк каты куркытканнар иде, алай ук куркыныч кеше түгел икән бит», – дип җиңел сулады Айгөл. Чираттагы «ау»га чыккан ир дә аны шул кичтә кандидатлар исемлегеннән сызып атты. Бу минутта әле алар икесе дә нәкъ бер елдан шушыңа охшаш хәл тагын кабатланасын, сеңлесе Динәнең дә бу сынауны үтәсен белми иде.

Районның яшьләр бүлегенә эшкә урнашкан Динә апасыннан күпкә чибәр, сүзгә дә үткен, кыю, өстәвенә сөйләшергә, аралашырга бик ярата иде. Билгеле, шул тирәдә кайнашкан Равил Нәкыйпович та аны күрми кала алмады. Башта ул аны читтән күзәтте, кайсы авылдан, кемнәре барлыгын белеште. Айгөлнең сеңлесе икәнен белгәч, кызыксынуы тагын да артты.

Эштән кайтышлый, «очраклы гына» туктап, авылларына кайтарып куярга булды. Кемгә утырганын яхшы белә иде Динә. Апасы инде аңа үзе белән булган хәлне сөйләп, кисәтеп куйган иде. Бу юлы читләтеп тормады азгын ир, шаярткан булып, сүз арасында гына, кулын кызның тезенә куйды. Динәнең реакциясе бөтенләй көтелмәгәнчә булды: ул чәпелдәтеп ирнең яңагына ук кундырды. Машинаны кинәт туктаткан ир, мин-минлегенә буылып: «Төш! Син дә апаң булырсың икән!» – диде.

Рәхмәт әйтми генә ике авыл арасында төшеп калган Динәгә калган юлны тәпиләргә туры килсә дә, ул бик шат иде. «Апаң булырсың икән!» – Бу бик шәп бәя бит, сеңлем, так держать!» – диде Айгөл.

Икенче көнне эштә баш китәрлек хәбәр көтә иде Динәне. Килүгә, бүлек җитәкчесе Нәфыйк абыйсы көлеп каршы алды: «Нигә анда Равил абыеңны кыйнап йөрисең?!»...

– Башкача булса да сөйләгән булыр иде... – диде апасы. – Сынаулы юлны уңышлы үттең, сеңлем, сиңа моннан соң берсе дә бармак очы белән дә кагылмас...

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре