Пирогов университетының Профилактика медицинасы институты профессоры Наталья Шеина “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән. “Елның җылы фасылында, балалар лагерьларына, ял йортларына кешеләр агыла башлаган бер мәлдә, сальмонеллез йоктыру куркынычы аеруча арта”, – дигән Шеина.
Аның әйтүенчә, инфекция йомыркада, ит, балык, сөт ризыкларында, башка продуктларда булырга мөмкин. Профессор сүзләренә караганда, чир барыннан да элек ашказаны-эчәкләрне зарарлый. Башта укшыту, баш әйләнү, хәлсезлек барлыкка килә, тәм температурасы күтәрелә.
Шуннан соң ашказаны-эчәкләрдә көйсезлекләр башлана: эч авырта, укшыта, эч китә. “Гади генә кагыйдәләрне истән чыгармаска: йомырканың яраклылык вакытын игътибардан читтә калдырмаска, аны суыткычта сакларга, суыткыч ишегендә тотмаска, ярылганын кулланмаска, әзерләгәнче, башта юарга, җиренә җиткереп пешерергә кирәк”, – дип басым ясап әйткән ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез