Табиб баш мие өчен иң зарарлы продуктны атады

Табиб Елена Игринева кеше миенең эшчәнлегенә нинди матдәләрнең зыян китерүе турында сөйләде.

Белгеч билгеләп үткәнчә, составында күп күләмдә кофеин булган энергетиклар организмга зыян китерергә мөмкин.

«Энергетиклар составындагы компонентлар организмның күп кенә системаларына актив тәэсир итә. Аларның тәэсире йокы бозылуга һәм ярсучанлыкка китерергә мөмкин. Нәтиҗәдә, кешедә капма-каршы эффект – эшчәнлекнең кимүе һәм игътибарлылык белән проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Бу гадәти хәлгә әйләнә ала», – дип язылган Игриневаның сүзләре «Доктор Питер»да.

Табиб шулай ук стимуллаштыручы һәм тынычландыручы матдәләрне мөстәкыйль рәвештә кабул итү сәламәтлек өчен куркыныч булырга мөмкинлеген ассызыклый.

«Медикаментоз препаратлар катлаулы механизмнарга ия, аларның тискәре нәтиҗәләре бар һәм алар медиклар күрсәтмәләре буенча гына билгеләнергә тиеш», — ди табиб.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре