Газетага язылу

Табиб файдалы 5 гадәтне атап үтте: алардан баш тарту депрессиягә китерергә мөмкин

Берничә файдалы гадәтне ике атна буе онытып тору сәламәт кешене борчуга салырга, депрессиягә төшерергә мөмкин.

Австралиянең Маккуори утравы университеты тикшеренүләре шуны күрсәтә, дип язган табиб-эндрокринолог Зөһрә Павлова социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Тикшеренүдә катнашучыларның 97 проценты сау-сәламәт булган. Файдалы гадәтләрдән баш тарткач, 70 процентында диярлек депрессия билгеләре күренә башлаган.

Биредә сүз, беренчедән, дөрес фикерләү турында бара. Килеп туган хәлне акыл белән бәяләү осталыгы борчуны киметә, дип билгеләп үткән табиб.

Икенче дөрес гадәт: әһәмиятле, яраткан эшчәнлек.

Өченчесе – план кору, максат кую осталыгы. Хәтта бер көнгә яки бер атнага корылган гап-гади планнар да баш миенә төшенкелеккә бирелүгә юл куймый.

Дүртенчесе – сәламәт көн тәртибен, шул исәптән йокы режимын үтәү.

Бишенчесе – социаль элемтәләрне саклау. Күзгә-күз карап аралашу – бик көчле антидепрессант. Якын мөнәсәбәтләр баш миен стрессның җимергеч йогынтысыннан саклый. “Бу гадәтләрне даими үтәсәгез, күңел төшенкелеге сезгә беркайчан да янамаячак”, – дип йомгак ясаган Павлова.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре