Авыздан начар ис килү – күпләргә таныш күренеш. Көндәлек тормышта бик күп кыенлыклар тудыра ул. Табиблар исә, авыздан начар ис килү җитди чир билгесе дә булырга мөмкин, дип кисәтә. Аннан ничек котылырга?
Табиб-гастроэнтеролог Гөлчәчәк Сафина белән шул хакта сөйләштек.
– Ни өчен авыздан начар ис килә?
– Аның барлыкка килү сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Ул тешләрне һәм авыз куышлыгын вакытында чистартмау, начар ис килүне көчәйтә торган ризык ашау, билгеле бер дарулар эчү аркасында да барлыкка килә ала. Аңа дөрес тукланмау, начар гадәтләр, колак, тамак борын авырулары, эндокрин чирләр, теш, ашказаны-эчәк тракты авырулары да сәбәпче булырга мөмкин.
– Ул гадәти күренеш тә була аламы?
– Авыздан начар ис килә икән, шундук чаң сугарга кирәк, дигән сүз түгел. Әйтик, иртә белән авыздан начар исү – гадәти хәл. Төнлә төкерек аз бүленеп чыга. Нәтиҗәдә, авыз куышлыгы кибә. Авыр ис пәйда була. Әгәр теш чистарткач, авыздан килгән начар ис бетә икән, борчылырга сәбәп юк. Суган, сарымсак, составында кофеин булган ризык, сөт ризыклары ашаганнан соң авыздан авыр исә килү дә – гадәти хәл. Озак вакыт ач торсаң да авыздан начар ис килә.
– Бу күренеш ир-атлар арасында күбрәк очрыймы? Әллә аңа хатын-кызлар күбрәк бирешәме?
– Ир-атларда бу күренеш хатын-кызларга караганда ешрак очрый. Бу, иң беренче чиратта, тәмәке тарту, авыз куышлыгын тиешле дәрәҗәдә чистартып бетермәү аркасында килеп чыга. Өлкәннәр арасында да авыздан начар ис килү – еш очрый торган хәл. Бердән, аларның күбесе авыз кибүдән тилмерә, дарулар эчә, теш протезы кия. Болар бар да авыздан начар ис килү белән үрелеп бара. Гел сөйләп торучы һөнәр ияләре – укытучылар, сатучы, менеджерларның да авырткан урыны бу.
– Нинди билгеләр булганда шикләнергә кирәк?
– Әгәр авыздан килгән начар ис теш чистарткач яки ашаганнан соң да бетми икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Өстәвенә теш казналыгы канаса, шешеп чыкса, борын үлекләсә, тамак авыртса, шикләнергә җирлек бар. Андый чакта сару кайнаса, төкерек йоту авырлашса да гастроэнтерологка күренергә кирәк. Авыздан ацетон, аммиак исе килү дә дөрес хәл түгел.
Авыздан ис килмәсен өчен
– Тешләрне көнгә ике тапкыр яхшылап чистартып торыгыз. Телне дә даими рәвештә чистартырга кирәк. Моның өчен кул астында махсус кыргыч, ирригатор, теш өчен махсус җепләр булсын. Ашаганнан соң авызны чайкатып алырга да онытмагыз.
– Теш щеткасын да даими (өч айга бер) алыштырып торыгыз.
– Көн дәвамында чиста су эчәргә онытмагыз. Организмга су җитмәсә, авыз куышлыгы кибә, авыздан начар ис килә башлый.
– Тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр белән мавыгу да зыянлы. Каһвә белән дә артык мавыгырга ярамый.
– Кайбер ризыклар авыздан начар ис килүне көчәйтергә мөмкин. Яшелчә, җиләк-җимеш шундый ризыклар рәтенә керә. Шуңа күрә аларны чамасын белеп кенә ашарга кирәк. Татлы ризык да зыянлы.
Исе нинди – чире шундый
Склероз. Бу – куркыныч аутоиммун авыру. Ул организмның нерв системасын какшата, кешенең сулышына да тәэсир итә. Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, чирнең башлангыч стадиясендә үк склерозлы пациентларның авызыннан начар ис килергә мөмкин.
Бавыр эшчәнлеге бозылу. Сулыштан чи балык исе килгәндә, бавыр начар эшли һәм токсиннарны эшкәртә алмый дигән сүз. Зарарлы матдәләр бәвелдә һәм сулыш юлында тупланып, үзенә бер ис бирә.
Бөер эшчәнлеге бозылу. Бу авыруның бер билгесе – сулыштан аммиак исе килү. Иллинойс университеты галимнәре уйлап чыгарган бер тапкыр куллана торган җайланма сулыштагы аммиак исен тоя һәм диагнозны иртәрәк куярга мөмкинлек бирә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез