Табиб-терапевт Александр Паньковецкий «Лента.ру» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә билгеләп үткәнчә, грипп бигрәк тә үпкә ялкынсынуына китерү куркынычы белән яный. «Ялкынсынуны турыдан-туры грипп вирусы да, шулай ук, чир аркасында иммунитет какшау сәбәпле, бактерияләр дә китереп чыгарырга мөмкин», – дип билгеләп үткән табиб. Шулай ук, белгеч сүзләренә караганда, Гонконг гриппының синусит, отит һәм гайморит кебек колак-тамак-борын авыруларына да юл ачуы бар. Моннан тыш гриппның әлеге штаммы бик сирәк кенә нерв системасына сугарга мөмкин: мондый очракларда энцефалит, менингит кебек чирләр баш калкыта. Шулай ук, табиб әйтүенчә, Гонконг гриппының бөерләргә, йөрәк-кантамырларына, йөрәккә дә бәрүе ихтимал. Белгеч чир ияртүчеләргә үз белдеклеләнеп дәваланмаска, бәлки беренче билгеләре күренүгә үк табибка барырга киңәш иткән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез