«Чирнең иң күп ачыклану очраклары өлкән яшьтәге төркемгә туры килә. Сырхауның уртача яше – 65», – дип билгеләп үткән ул.
Каприн сүзләренә караганда, соңгы елларда үзләрендә рак авыруы табылучыларның уртача яше бер елга артып, 64тән 65кә җиткән.
Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Дәүләт гарантияләре программасына яман шештән дәвалануның югары технологияле яңа ысулларын кертүне тәкъдим иткән иде. Моннан тыш инде быел ук чиргә каршы көрәшү өчен онковакцина куллану күздә тотыла. Ракны кисәтми, бәлки организмдагы яман шешнең азып китмәвенә ярдәм итә ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез