Газетага язылу

Табиб Яңа ел ел ялларыннан соң детокс белән мавыкмаска киңәш итте

Оливье, мандарин һәм эчемлекләр белән сыгылып торган мул табыннардан соң еш кына организмны детокс-диеталар ярдәмендә «чистарту» теләге туа.

Әмма фән аларның нәтиҗәлелеген расламый. Бу хакта үзенең Telegram-каналында табиб-эндокринолог Зөһрә Павлова яза.

Ул детоксның ни өчен "эшләмәвен" аңлатты. Беренчедән, бавыр һәм бөерләр көн саен табигый детокс функция үти. Икенчедән, мондый диеталардан соң җиңеллек хисе ешрак калорияләр дефициты һәм сусызлык белән бәйле. Өченчедән, катгый чикләүләр кәефне начарайтырга һәм организмга зыян китерергә мөмкин.

Мәсәлән, популяр сок детоксларында клетчатка бик аз һәм бик күп ансат углеводлар бар, ә бу тулы туклануны алыштыра алмый, дип яза табиб.

Бәйрәмнәрдән соң чынлап та аякка басарга түбәндәгеләр ярдәм итәчәк: җитәрлек күләмдәге аксым, май һәм катлаулы углеводлар булган рацион, җитәрлек күләмдә су эчү, сыйфатлы йокы, даими физик активлык.

 Иң мөһиме - "тылсымлы" чистарыну ысулларын эзләү түгел, ә гадәти туклану һәм көндәлек режимга мөмкин кадәр тизрәк әйләнеп кайту.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре