«Кышкы чордан соң тән тиресе хәлсезләнеп кала: дымлылыгы кими, саклагыч үзенчәлекләренә зыян килә, еш кына витаминнар җитми. Шуңа күрә ультрашәмәхә нурларның аз гына йогынтысы да шактый ук зыянлы булырга мөмкин», – дигән белгеч.
Аның әйтүенчә, язгы кояш әлсерәтерлек дәрәҗәдә эссе булмаса да, тән тиресенә тирәнгә үтеп керә.
Хәтта болытлы һавада да ультрашәмәхә нурларның 80 процентка кадәре болыт аша тирегә үтеп керә. Моннан тыш кояш нурлары судан, ком, аксыл туфрактан, башка өслекләрдән чагылып, йогынтысын нык көчәйтә. Озак вакыт һавада йөргәндә, тән тиресендә пигмент таплары пәйда булырга, хроник тире авырулары, мәсәлән акне, дерматит көчәергә мөмкин.
Белгеч әйтүенчә, тән тиресен кояш нурларыннан саклау өчен SPF (ультрашәмәхә нурлардан саклау дәрәҗәсе) 30дан ким булмаган крем кулланырга кирәк. Аны урамга чыгарга 15-20 минут кала биткә, колак-муен, кулларга, изү тирәсенә сөртү киңәш ителә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез