Сырхау үзенең хәлен тасвирлаганда чиренең төп билгесен әйтсә, аңа телефон аша да башлангыч диагноз куярга мөмкин. Бу хакта “Российская газета” Санкт-Петербургның Джанелидзе исемендәге ашыгыч ярдәм фәнни-тикшеренү институты кардиологы Константин Крулев блогындагы мәгълүматларга таянып яза.
“Мәсәлән, кеше, йөрәк авырта һәм авырту ике кулга да “бәрә”, дисә, инде барысы да аңлашыла”, – дип аныклап үткән кардиолог.
Бу кан тамырларының бик начар хәлдә булуы турында сөйли. Мәсәлән, бер хатын-кызның йөрәге янындагы артериясе инде 95 процентка тыгылган булган. Ул әйткән нәкъ менә шушы төп билге, вакытында ярдәмгә килеп, анда инфаркт булдырмый калу мөмкинлеге бирде, дигән белгеч.
Тәҗрибәле табиблар игътибар иткән башка төрле хәтәр билгеләр дә бар.
Константин Крулев гипертония авырулы 63 яшьлек ир-атның соңгы елларда кан басымы күтәрелмәвен, тик күптән генә табиб белән телефон аша сөйләшкәндә эче авыртуы турында әйтүен сөйләп үткән. Башта ашказаны тирәсе авырткан, соңыннан авырту кендек тирәсенә күчкән. Ир-ат яткан хәлдә үзен әйбәт хис итүен, әмма торып хәрәкәтләнә башлагач, аеруча беренче секундларда, авыртуның кинәт көчәюен аңлаткан. Табиб, бу сүзләрне ишетүгә үк, ашыгыч ярдәм чакыртырга киңәш иткән.
Константин Крулев тагын бер кат басым ясап әйткәнчә, төп билге күп кенә очракларда кичекмәстән табибка күренергә кирәк булуы турында сөйли. Хәрәкәтләнгәндә көчле авыртуны сизү һәм ятканда яки утырганда авыртуның бетүе – нәкъ менә шундый билге. Сүз уңаеннан, 63 яшьлек ир-атка сукыр эчәгесенә операция ясарга туры килгән, дип билгеләп үткән кардиолог үзенең блогында.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез