БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Катаракта ешрак өлкән яшьтәге кешеләргә хас, әмма яшьләрдә дә очрарга мөмкин. Табиб-офтальмолог Армине Геворкян «Лента.ру» интернет-басмасына әлеге авыруның беренче билгеләрен санаган.
Катаракта – күз ясмыгы тоныкланганда күзәтелә торган авыру. Катаракта әкрен үсеш ала, шуңа күрә күпләр күзләрдәге үзгәрешне сизмәскә дә мөмкин. Авыру процессын дөрес сайланган дәвалау курсы ярдәмендә акрынайтырга мөмкин. Катаракта күзәтелгән очракта, кеше сурәтләрне тонык күрә башлый, күзләр камаша, күз алдында томан һәм төсле түгәрәкләр барлыкка килә. Авыру билгеләренә шулай ук яктылыктан уңайсызлык кичерү, вак эш эшләгәндә кыенлыклар белән очрашу һәм тәүлекнең караңгы вакытында күз күреме начарлану да керә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Бүген Казанда татар телен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән милли-мәдәни проектлар һәм чаралар гамәлгә ашырыла. Алар арасында «Алмаш» гаилә проекты, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию дәресләре сезоны, «Җырлы сишәмбе» яңа вокаль проекты һәм башкалар бар. Иң мөһиме алар барысы да шәһәр халкына һәм башкала кунакларына ошый
Cоңгы тапкыр Казанда рәссамнарның нинди күргәзмәсен карадыгыз? Вакыт юк, дип сәбәп эзлисезме? Ә бит башкаладагы «Хәзинә» милли сәнгать галереясында ел дәвамында берсеннән-берсе кызыклырак күргәзмәләр оештырыла.
Бүген Әлмәттә Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының күчмә уртак утырышы булды, анда парламентарийлар җирле үзидарә органнарының ишегалды территорияләрен үстерү өлкәсендәге вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карадылар.
70 үсмердән торган делегация Әбү-Дабига “Дуслар” Халыкара яшьләр лагерена җибәрелеп, Татарстанны халыкара дәрәҗәдә танытачак.
Туңдырма турында сүз. Җәен олысы-кечесенең – барыбызның яраткан тәмлүшкәсенә әйләнә ул. Кемдер – ванильле, кемдер – шоколадлысын, ә кемдер җиләк-җимешлесен үз итә. Җәйге эссе көннәрдә эчкә рәхәт суык йөгертеп, күңелләрне күтәреп җибәрүдән тыш, сәламәтлеккә дә файдасы тисен өчен, сыйфатлы туңдырманы ничек сайларга? Белгечләр киңәшләрен тәкъдим итәбез.
Хәзер кайсы гына оешмага шалтыратма, иң элек робот сәламли. Ниндидер ашыгыч проблеманы хәл итәсе бар, ә ул «Мин сезгә ничек ярдәм итә алам?», «Проблемагыз нидән гыйбарәт?» кебегрәк сүзләр белән үзенекен такылдый.
Актаныш районының Түбән Яхшый авылында Укытучыга һәйкәл бар. Аны моннан алты ел элек авылда белем биргән мөгаллимнәр истәлегенә ачканнар. Бүген инде мәктәбе ябылган, укучылары күптән әби-бабай булса да, авылда укытучының абруен саклый беләләр. Шушы көннәрдә заманында башлангыч мәктәп мөдире булып эшләгән Александра Сизованың тууына 100 ел тулу уңаеннан чара да уздырмакчылар.
«Иртәгәдән яңа тормыш башлыйм». Бу сүзләрне еш әйтәсезме? Ә ничә мәртәбә үзегезгә иртәгәдән ябыга башларга, күбрәк укырга/эшләргә/ял итәргә сүз биргәнегез булды? Ниндидер яңа эшне иртәгә башлаудан, юк, «иртәгә башлыйм» дип әйтүдән дә җиңел нәрсә юктыр ул бу дөньяда. Бүген ничек телим, шулай яшим дә, иртәгәдән үзгәрәм, имеш. Ахыр чиктә, «иртәгә» тагын иртәгәгә кала...
Фикер өстәү
Фикерегез