Медицина фәннәре кандидаты, отоларинолог Людмила Елизарова “Радио 1” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә, чыннан да, мондый куркынычның барлыгын раслаган.
Аның әйтүенчә, биредә бөтен проблема гаджетның төзелешенә бәйле. Колакның лабиринт рәвешендәге эчке өлешенә (внутреннее ухо) бик тиз зыян килүчән. Колакчынны еш киеп йөрүче көчле стресс халәтендә яки вирус йоктырган очракта да тулысынча чукрак калырга мөмкин.
Табиб аңлатып үткәнчә, аеруча вакуумлы колакчыннар организм өчен табигый булмаган тавыш чыганагы булып тора.
“Табигать ишетү юлын мондый максат өчен күздә тотмаган. Тавыш чыганагы колактан никадәр ераграк булса, шуның кадәр куркынычсызрак”, – дигән Елизарова.
Колакчыннарның зыяны ишетүгә янау белән генә дә чикләнми әле. Табиб әйтүенчә, алардан даими файдалану гөмбәчек инфекцияләренә һәм ялкынсынуга китерергә, ишетү юлының үзен-үзе чистартуына комачауларга мөмкин.
“Ишетү юлы колак сагызын мөстәкыйль чыгарырлык итеп “ясалган”. Ә без, колакка чит әйберләр куеп, бу эшкә даими тыкшынабыз”, – дип аңлаткан белгеч.
Людмила Елизарова колакны зарарламас өчен, эченә урнаштырылмый торган колакчыннарны сайларга, тавышны киметергә, колакчын аша тыңлаганда, даими тәнәфесләр ясарга, гомумән, колакчыннан мөмкин кадәр азрак файдаланырга киңәш иткән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез