Газетага язылу

Табиб көненә күпме чәй эчәргә мөмкин булуын аңлаткан

Каһвә белән чагыштырганда, чәй йомшаграк һәм акрынрак үзләштерелә. Әмма, аны күпме теләсәң, шуның кадәр эчәргә ярый, дигән сүз түгел бу. Аеруча – кайбер чирләрдән интегүчеләргә. Табиб-терапевт, кардиолог Андрей Кондрахин RT хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Белгеч әйтүенчә, чәйдәге кофеин организмга бик акрын сеңә. Шуңа да карамастан, эчемлек организмны уятучы, аңа этәргеч бирүче булып санала. Шул сәбәпле чәйне кичке алтыдан соң эчмәскә киңәш ителә. Юкса йокыга талуда кыенлыклар килеп чыгу куркынычы бар. Ә инде кичләрен даими рәвештә каты чәй эчү гадәте, гомумән, йокысызлыкка китерергә мөмкин.

Табиб әйтүенчә, организмга зыяны булмасын өчен чәйне көненә 3 чынаяктан (200әр мл) арттырмау киңәш ителә. Әмма сәламәт кешеләргә генә кагыла бу. Югары кан басымыннан, йөрәк-кан тамырлары, бавыр авыруларыннан интегүчеләргә чәй мәсьәләсендә зур саклык кирәк.

«Ә инде бавыры авыртучыларга яшел чәй эчмәү хәерле, чөнки ул бавыр эшенә йогынты ясый», – дип басым ясап үткән табиб.

Үлән чәйләренә килгәндә, чирләрне кисәтү өчен көненә бер чынаяк җитә. Әмма дәвалану максатында мондый төнәтмәләрне фәкать табиб кушуы буенча гына кулланырга кирәк, дип йомгак ясаган сүзенә белгеч.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре