Табиб кул-аякларың салкын булу нинди авыру билгесе булуын әйтте

Табиб-терапевт Микаш Моди әйтүенчә, кешенең куллары даими рәвештә, хәтта җылы бүлмәдә дә, салкын булып кала икән, бу организмда тимернең җитәрлек булмавына ишарә булырга мөмкин.

«Салкын куллар һәм аяклар тимер дефициты китереп чыгарган анемия нәтиҗәсендә килеп чыга. Анемия булган очракта, бөтен организмдагы кан әйләнеше начарая, чөнки күзәнәкләрне кислород белән тәэмин итү өчен эритроцитлар аз була», - ди табиб.

Белгеч әйтүенчә, анемиянең тагын бер билгесе – даими хәлсезлек. Моннан тыш организмда тимер җитәрлек булмаганда, йөз агара, баш авырта, чәч һәм тән кипшенә һәм тагын башка билгеләр күзәтелергә мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре