Табиб мәетне үбүчеләргә куркыныч инфекция янавы турында кисәтә

Җирләү вакытында мәетнең маңгаеннан үбүче кеше инфекция йоктырырга мөмкин. Табиб-инфекционист Эдимилсон Миговски “Terra” басмасы хәбәрчесенә шул хакта белдергән, дип яза “Российская газета”.

“Бакыйлыкка күчкән кешенең якыннарының хәлен аңлыйм... Әмма мәеттәге бактерияләр саны нык арту авырту китереп чыгарырга мөмкин”, – дип аңлаткан профессор.
Аның әйтүенчә, тән температурасы үзгәрү һәм организмның таркала башлавына бәйле бу.

“Эчәклекләрдәге бактерияләр үлгән кешенең тән тиресендә дә үрчи башлый. Шуңа күрә мәетне үбәргә ярамый”, – дип кисәткән табиб.
Кеше гомеренең соңгы көннәрен хастаханәдә үткәргән очракта чир йоктыру куркыныч тагын да арта. “Анда нинди бактерияләр булганлыгын төгәл генә белмибез бит”, – дип аңлаткан белгеч.

Миговски әйтүенчә, мәрхүмнең күзләре, борыны һәм авызы бигрәк тә зур куркыныч тудыра, чөнки алар инфекцияләр өчен “ишек” булып тора.
Шул ук вакытта якынын югалатучы стресс кичерә, ә бу исә, һичшиксез, иммунитетта чагылыш таба. “Мондый вакытта кеше инфекциягә тагын да бирешүчәнрәккә әйләнә”, – дип басым ясап әйткән табиб.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре