Табиб мәктәп укучыларын ничек итеп дөрес тукландырырга икәнен аңлаткан

Мәктәп укучыларының рационында аксым һәм клетчатка булырга тиеш. Эндокринолог Павел Баранов “Крым 24” телеканалы эфирында шулай дип белдергән.

«Мәктәптә укучы балаларның ризыгында һәрвакыт ниндидер аксым һәм клетчатка булырга тиеш», – дип билгеләп үткән белгеч. 

Аның әйтүенчә, нәкъ менә балык җиңел үзләштерелә торган аксымнан, файдалы май кислоталары һәм бик күп витаминнар, минераллардан тора. Моннан тыш ул аминокислоталарга, А, D, E, B һәм В3 витаминнарына бай.

Табиб фикеренчә, балалар ризыгында аксым, май һәм углеводларның тиешле баланста булуы кирәк. Шул ук вакытта калорияле ризыклардан баш тарту хәерле, чөнки алар балаларның симерүенә китерергә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре