Иртән су эчеп кую ашказаны-эчәкләрне эшләтеп җибәрүгә, кирәкле ферментларның бүленеп чыга башлавына ярдәм итә. Табиб-эндокринолог Наталья Новикова “РИА-Новости” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
“Иртән йокыдан торуга ук су эчеп куярга кирәк. Ашказаны-эчәкләрне эшләтеп җибәрүгә ярдәм итә ул. Йоклаганда, безнең ферментлар үз юлларында туктап кала, аларны да эшләтеп җибәрергә кирәк. Моның өчен дә су эчү мөһим. Ашказаны-эчәкләрнең кирәкмәгән ферментлары суга чыга. Ә инде иртәнге ашны ашап куйгач, ашкайнату системасы сыйфатлы һәм тулысынча эшли башлый”, – дип аңлатып үткән табиб-эндокринолог.
Ул шулай ук балачактан ук су эчүне гадәткә кертергә кирәклеген билгеләп үткән. Шул ук вакытта табиб көненә 2 литр чиста су эчәргә киңәш иткән. “2 литр чиста су. Тик моңа компот, сок, кәһвә, ашлар керми”, – дип аңлатып үткән Наталья Новикова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез