Табиб ни сәбәптән йөрәкнең кинәт туктарга мөмкин булуын аңлаткан

Кардиолог, медицина фәннәре кандидаты Анна Кореневич үзенең телеграм-каналында сәламәт кешегә көненә ничә йомырка ашарга мөмкин булуын, холестеринның нигә күтәрелүен аңлаткан. Ул шулай ук кан тамырларының “төп дошманын” атап үткән, дип яза “Российская газета”.

Белгеч әйтүенчә, көненә 1 йомырка ашау сәламәтлеккә зыян салмый. Әмма кан тамырларында кимчелекләр булса, бу ризыкны саграк кулланырга кирәк.

Ул шулай ук йомырка калҗасының ничек әзерләнүе бик мөһим булуын әйткән. «Зәйтүн маенда яшелчә белән әзерләнсә – бер хәл. Ә инде кыздырылган колбаса яки сосиска белән әзерләнгәне – кан тамырларының чып-чын «дошманы»на әйләнергә мөмкин», – дип билгеләп үткән белгеч. Шул ук вакытта, табиб әйтүенчә, инфарктка китергән атеросклерозга бигрәк тә стресс нык этәргеч бирә.

«Стресс кан басымын, канда шикәр микъдарын күтәрә, кан тамырларын ялкынсындыра һәм тромблар барлыкка китерә. Ә бавыр стресс йогынтысында холестеринны күбрәк эшләп чыгара», – дип язган Анна Кореневич.

Табиб әйтүенчә, курку хисе, даими борчылу, үзеңне гаепле итеп сизү – йөрәк-кан тамырлары өчен иң хәтәр халәтләр.

Тыныч халәттә кортизол микъдары кими. Ә ул, үз чиратында, холестеринны җайга салырга ярдәм итә, дип йомгак ясаган сүзенә кардиолог.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре