Бу хакта РИА Новостига РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының хатын-кызларның репродуктив сәламәтлеге буенча штаттан тыш баш белгече Наталия Долгушина сөйләгән.
Хатын-кызның беренче баласының уртача тудыру яше бүген 26 яшь тирәсе, дип билгеләде агентлык әңгәмәдәше.
Шул ук вакытта ул йөклелекне һәм бала табуны соңгарак кичектерү репродуктив сәламәтлекнең начараюына һәм бала тапмау куркынычын арттырырга мөмкин, дип искәртте белгеч.
Долгушина сүзләренчә, Россиядә балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында репродуктив сәламәтлекне саклауга зур игътибар бирелә.
2024 елдан, аның сүзләренчә, "моңарчы күрелмәгән чара" - репродуктив яшьтәге өлкәннәрнең репродуктив сәламәтлеген бәяләү буенча диспансеризация башланды.
Узган елның 10 аенда мондый диспансеризацияне 13 миллионга якын кеше узган.
Элегрәк Россия мәгариф академиясе президенты урынбасары, академик Геннадий Онищенко Россия хатын-кызлары арасында беренче бала табуның уртача статистик яше якынча 31 яшь тәшкил итә, дигән мәгълүмат китерде. Ул шулай ук кайбер европа илләрендә әлеге бусаганың югарырак һәм 32-34 яшькә җитүен билгеләп үтте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез