Газетага язылу

Табиб салкында сәламәтлекне саклау буенча киңәшләр бирде

Кышын урамга чыгарга дөрес әзерлек өшүдән, сулыш юллары авыруларыннан саклап кала ала. Салкын көннәрдә урамга чыгар алдыннан нинди саклык чаралары күрергә кирәклеге турында «Чемпионат»ка табиб-терапевты, профпатолог Светлана Бурнацкая сөйләде.

Табиб салкында сәламәтлекне саклау өчен сигез киңәш бирде:

  • Ашаганнан соң тиз генә салкынга чыкмагыз. Ашказаны эшчәнлеген бозмас өчен 30–40 минут көтегез.
  • Йөрергә чыкканчы борынны чистартыгыз. Борын агып торса, сулышны җиңеләйтү өчен тозлы су белән борын юлларын юарга кирәк.
  • Әлбәттә, башлык һәм шарф киегез. Баш аша тән җылылыгының 30% ы югалырга мөмкин, шуңа күрә аны саклау бик мөһим.
  • Борын белән сулагыз. Бу суык һаваның үпкәләргә кергәнче җылынуын тәэмин итә.
  • Тирләүне контрольдә тотыгыз. Эссе булып китсә, куртканы тулысынча салып атмагыз, ә төймәләрен чишегез.
  • Җитәрлек күләмдә су эчегез. Салкыннарда сусау хисе кими, су җитмәү лайланы куерта һәм иммунитетны төшерә.
  • Авыручылар белән контактка кермәгез. Хәтта ачык һавада да, төчкергән яки йөткергән кешеләрдән 1–2 метр ераклыкта торырга кирәк.
  • Һава торышын күзәтегез. Көчле җил (10 м/с артык) һәм –25 °C тан түбән температура булганда, ачык һавада йөрү вакытын кыскартыгыз яки аны башка көнгә күчерегез.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре