Газетага язылу

Табиб, туңганда, кулны кайнар су белән җылытырга мөмкинме-юкмы икәнен аңлатты

Туңган кулны краннан агып торган кайнар суда җылыту гадәте тән тиресенә һәм кан тамырларына бик җитди зыян салырга мөмкин.

Табиб-дерматовенеролог Виолетта Зиновкина “aif.ru” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән. Белгеч әйтүенчә, температураның кинәт “сикерүе” – кан тамырлары өчен бик зур стресс.

Суыкта капиллярлар кысыла, ә кайнар су астында – күз ачып йомганчы киңәя. Бу исә вак кан тамырлары өзелүгә, кан әйләнеше бозылу һәм ялкынсынуны көчәйтүгә китерергә мөмкин. Шул сәбәпле тән тиресе кызара, кычыта һәм хәтта кан тамырлары беленә башлый.

Моннан тыш кайнар су тән тиресенең дымны саклаучы табигый май пленкасын – липид катламын юып төшерә. Нәтиҗәдә тән тиресе кубаклана, ярыла. Табиб, туңганда, җылы бүлмәгә кереп, кулларны башта 10-15 минут дәвамында бүлмә температурасына ияләштерергә киңәш иткән.

Шуннан соң салкынча яки җылымса су белән чайкарга һәм йомшак сөлге белән ышкымыйча гына корытырга. Соңыннан пантенол яки табигый майлар (ши, какао, миндаль) өстәлгән тукландыргыч крем сөртергә. Болай эшләгәндә, кан тамырларына һәм тән тиресенә зыян килмәячәк, кан әйләнеше әйбәт кенә торгызылачак, дигән ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре