Табиб холестеринны төшерә, эчәкләрне яман шештән коткара торган үсемлекне атады

АКШның Кливленд шәһәре клиникасы табиб-диетологы Джиллиан Калбертсон базиликның хроник чирләрне кисәтүгә ярдәм итәрдәй матдәләрдән торуы турында сөйләп үткән. Бу хакта “Российская Газета” Metro басмасы мәгълүматларына таянып яза.

“Базилик эчәкләрдә яман шештән, йөрәк авырулары һәм артриттан коткаруга ярдәм итә”, – дип билгеләп үткән белгеч.
Шул ук вакытта табиб үсемлекнең онкологиягә каршы нәтиҗәлелегенә дәлилләрнең торган саен күбрәк пәйда булуын искәрткән.

“Татлы базиликның эфир майлары яман шеш күзәнәкләре үрчүгә комачаулый”, – дип билгеләп үткән ул. Базилик шулай ук бактерияләргә һәм ялкынсынуга каршы үзенчәлекләргә ия, холестеринны төшерә.

Сүз уңаеннан, яшел базилик белән шәмәхәсе арасында химик составы һәм файдалы үзенчәлекләре ягыннан аерма юк диярлек. Гәрчә кайбер галимнәр шәмәхә төстәгесен файдалырак дип санаса да. Тупасрак тәмгә ия булуы сәбәпле, ит, балык ризыклары әзерләүдә файдаланыла ул. Ә инде яшеле төрле десертлар, салатлар өчен әйбәт.
Әмма табиблар кан оешуда кимчелекләре булган кешеләргә базиликтан баш тартырга киңәш итә. Кан басымы түбән һәм эфир майларына аллергия булган кешеләргә дә үсемлекне саклык белән генә кулланырга кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре